Утта янмас, суда батмас Тәсния

...Кызчыкның абыйсы ягыннан шуып менеп тактага утыруы булган, абыйсы атындыра да башлый. Нык кына тактаны селкетеп тә җибәргән, кызчык “чулт” итеп язгы коега төшеп тә киткән...

Аскын ягының иң төпкел авылларының берсендә үстем мин, Иске Казанчы авылында. Ә минем олы апам үзебездән ун чакрым яткан карурманлы, юлсыз Яңа Мутабаш дигән авылга килен булып төште. Ул елларда аларның урман эчендәге авылына кереп киткән юл читендә, авылларының исеме кадакланган тактасы да булмады... Ел саен, басу юлы белән яңа юл яралар иде... Бүген инде якында гына “Танып” санаторие булу сәбәпле, ул якларда асфальт юллар ялтырап ята. Ә мин бу турыда түгел, шушы матур табигать почмагы эчендә ишле балаларын үстергән апам Зәвия һәм җизнәм Галимьян Галимшиннарның сирәк язмышлы бер кызы турында бәян итәсем килә.

***

Тукаебыз җырларында җырланган Кырлай авылы кебек чыршы-наратлары, ак күлмәкле каеннары, хуш ис сирпеп утырган юкәләре, Такташ шигырьләрендә сүрәтләнгән Тамбов урманының мәңге күңелдән чыкмый шаулап утырган усаклары кебек үк, һәркем күңелен әсир итәрлек әкияти авыл минем туган якларымда да бар, дусларым. Минем туган ягым Аскын да нәкъ шундый гүзәл якларның берсе! Балачак елларында күңелдә уелып калган хатирәләре белән сагындырып-ашкындырып үзенә чакыра да тора.

Менә, мисал өчен, ерак китәсе түгел, минем зур апам килен булып төшкән Яңа Мотабаш дигән авылны гына алаек. Аның да елгасы, нәкъ шушы әкияти Кырлай авылының зур булмаган елгасы кебек, “кечкенә – инеш кенә”. Ә инде кеше адашырлык калын урманнарында шүрәлеләр, җен-пәриләрне “юктыр” дип кем әйтә ала? Алай гына да түгел, бу авылда бүре, төлке, кабан кебек җәнлекләрне бик еш очраталар икән! Хәтта “аю-таеш табан”га кадәр монда бар икән! Хәтта качкыннарның яшеренгән почмаклары, шушы чокыр эчендә чумып утырган төпкел авыл булгандыр, мөгаен...

Хәзер мин дусларым, шушы гүзәл оҗмах почмагыдай авылда туып, матур зәңгәр күзен ачып, балигъ булу дәверенә кадәр күпме җан тетрәнүләре, тән әрнүләре кичереп үскән бер кызның аянычлы сабый чагын сезгә бәян итәсем килә!

Моннан күп еллар элек, шушы кечкенә матур авылда, язлар җиткәч шомырт ак чәчәккә күмелеп, тирә-юньгә хуш ис сибеп утырганда авылга тагын да матурлык өстәп зәңгәр күзле матур кызчык дөньяга килә! Кендек әбисен гаҗәпләндереп нарасый “йөзлек” белән туа! Сөбханалла, күз тимәсен, йөзлек белән туган балалар бик үзенчәлекле һәм гомерле була ул, – ди кендек әби. Һәм:  “Ата-аналы, алтын канатлы бул балам”, – дип, сабыйны ак биләүгә биләп, талбишеккә сала. Берничә көннән әти-әниләре мөселманның гореф-гадәте буенча аш-су әзерләп, мулла чакырып, балага Тәсния дигән бик матур исем кушалар. Аннан инде бала бик теремек булып үсә башлый. Ай үсәсен көн үсә...

 Беренче очрак

Менә үзенең ак бураннарын җигеп кышлар да җитә. Тышта зәмһәрир суык, өйдә берсеннән-берсе бәләкәй сабыйлар идәндә уйнап йөри. Инде кечкенәсе дә тотынып басып тора. Идәндә уйнап йөргән сабыйларга суык диеп, әтисе өйгә тимер мич тә корып куя.

Шулай беркөнне, сабыйларның әти-әнисе эшкә киткәч, картыйлары тимер мичне ягып җибәрә дә, үзе тиз генә суга барып кайтам дип, көянтә-чиләк алып чишмәгә китә. Балаларга сеңелләренә “күз-колак булырга куша... Әле үзләре дә мәктәп яшенә дә җитмәгән балалар бит алар, шау-гөр килеп уйныйлар да уйныйлар, сеңелләрен оныталар. Ә кечкенә кыз, җылы эзләп, әкрен генә шуышып тимер мич янына килеп утыра. Күп тә тормый, кайнар тимер мичнең ялкыны баланың аркасын көйдерә башлый. Ә сабый авыртуга түзә алмый әрнеп елап утыра бирә, китәргә кирәк икәнен генә белми... Картыйсы судан кайтып кергәндә инде бала һушын җуеп егылган була... Әйткәндәй, элгәре, кечкенә авылларда дәваханә пунктлары булмаган, әтисе белән әнисе кызчыкны һушсыз көе төреп алып атка салып күрше авылдагы участок дәваханәсенә алып китәләр. Бала берничә көннән генә үзенең күзен ача алган. Әрнүле-сыкраулы күп айлар үтә, әмма гомере бетмәгән икән сабыйның! Нәкъ бер ел узгач, инде кабаттан кышлар килеп, тагын җиребезгә сыерчыклы язлар килгәч кенә бала тәмам савыгып җитә. Әмма, тимер мичтә янулары, гуя фашист гестапосы җәзалагандай, кызчыкның аркасында гомерлеккә үзенең тирән эзләрен калдыра... Ә кечкенә нәни йөрәге әрнүләргә ничек түзгән соң сабыйның? Монысы һаман табышмак булып кала. Бала пешкәннән соң бик хәлсезләнә, яшәүгә көчен югалта. Инде сигез айда тәүге тапкыр тәпи баскан бала, кабат ике яшенә кадәр басып та тора алмый. Шуңа күрә, ике яшь тулып килгәндә генә бу елгы язлар кызчыкка сәламәтлек белән бергә “тәпи” дә алып килә.

Тагын бер-бер артлы өч ел гомер үтә. Инде кыз да берни булмагандай үсеп килә икән, күз тимәсен. Инде аның кайчандыр янган икәнен онытырлар иде, тик җәен, елга буйга су керергә барса гына, аркасындагы тирән-тирән буразналар гына нәни кызның сабый чагында үлемечле әрнү кичергәнен искә төшерәләр...

 Икенче очрак

Күп тә тормас менә шомыртлар ак чәчәккә төренгәндә нәни Тәсниянең дә биш яше тулыр. Ә әлегә, тышта яз кояшы көлә башлаган гына. Әнә, тәрәзәдән сыерчыклар шатланып канатларын кага-кага балаларны тышка дәшә...

Ник чыкмаска, аннан-моннан гына киенә дә, абыйсы белән бәләкәч кыз уйнарга чыгып та китә. Ә апалары – зур кыз инде, беренчедә укый. Әле аның мәктәптә чагы икән. Балалар уйный-уйный җиләгәч, инде абыйсы сеңлесенә таган атынырга тәкъдим иткән. Кар астыннан эреп чыккан бер такта кисәге ята икән, малай күп уйлап тормаган, шул тактаны кое бурасына атландырып куйган да, коеның бу ягындагы такта башына килеп тә утырган, ә “теге” коеның эчке ягына сеңлесенә утырырга кушкан... Кызчыкның абыйсы ягыннан шуып менеп тактага утыруы булган, абыйсы атындыра да башлый. Нык кына тактаны селкетеп тә җибәргән, кызчык “чулт” итеп язгы коега төшеп тә киткән... Малай тиз генә өйдән картыйсын алып чыккан. Ярый картыйсы төшеп калганнардан булмаган. Уйлап торырга вакыт юк, әбекәй тиз генә кое бавына тотынып алган да, инде язгы сулар аркасында суы арта башлаган коега яртылаш суга кереп кызны тартып та алган! Ярый әле кыз тирәнгә төшеп китмәгән, кое читендә каткан кышкы бозлар әле эремәгән булган. Кызчык шул бозда басып торган... Сөйләсәң, кеше ышанмаслык сүз, димәк кызны фәрештәләр күтәреп торган булып чыга... Башкача аңлатма табып булмый. Ә әбинең уйларга вакыты юк, кызны эләктергән дә ак-караны күрми өйгә элдерткән. Бәхеткә, олы мичне әле генә ягып җыйган булган икән, мич башы кызу. Бозлы язгы коедан чыккан кызчыкны юеш киемнәреннән арындырган да, тунга төреп, мич башына салган. Алай гына да түгел,  баланың тәнен уарга да, мәтрүшкәле-баллы чәй эчертергә дә онытмаган! Шулай итеп, кызчык картыйсы ярдәмендә тагын бер үлемечле фаҗигадән исән калган.

 Өченче очрак

Еллар үткән. Кыз бер җәйне әнисе белән урманга кура җиләккә киткән. Җиләк бик нык уңган. Үзләре эре, кызарып пешкәннәр... Кызы белән әнисе янәш кенә басып кура җиләкне җыя да башлаганнар. Ярты чиләк җыйгач җиләккә алданып тирә-юньгә күз салырга да онытканнар... Кинәт кыз үзенең җиләк җыеп яткан куагының теге ягыннан ниндидер йонлы кулның сузылганын күргән... Нәрсә бу? Ах, бу бит аю, дип уйлаган кыз... Ярый, бәхеткә каршы аю җиләк ашау белән шулкадәр мавыккан, хәтта каршында җиләк җыеп басып торучы үсмер кызны гүя шәйләмәгән дә... Тәсния бит – урман кызы. Мондый очракта үзен тыныч тотарга, паникага бирелергә ярамаганын белә. Ул акрын гына әнисенә табан шуышкан... Әнисе янына килеп җиткән дә күз карашы белән генә “ым” каккан. Әнисе тиз аңлап алган. Бу икәү тизрәк куркыныч янаган урман аланыннан чыгу ягына юлланганнар. Артларыннан бастырып куа килгән аюны күрмәгәч бик шатланганнар. Тиз генә йөгереп-чабып кайтып та җиткәннәр.

***

Менә шулай итеп, Тәсния атлы матур кыз үсеп җиткәнче күпне күргән, күпне кичергән. Алай гына да түгел, нәни генә чагыннан шундый үлемечле сынауларны җиңеп чыккан кызчыкка авылдашлары тарафыннан гомерлеккә “утта янмас, суда батмас” дигән исем дә тагылган.

Борай авылы.

Тулпар.

Фото: skazrus.my1.ru