Күңелеңдә ниләр бар?

Ә “марҗа”, әбисенең мәчесен эләктереп алган да сарык түшкәсен эшкәртүче күрше бабасына: "Давай, кошку тоже зарежем, все равно мясо будет", - ди.

Хикәя

Күңеле нечкә инде Расихның, бик нечкә шул. Ир кеше күз яшен күрсәтергә тиеш түгеллеген белсә дә, тамагына төер килеп утырыр чаклары күп булды аның. Авызына шайтан суы әз генә эләксә, ага башлый инде аның яшьләре, тулышкан чиләктән түгелгән тамчылардай, ике күзеннән дә яшь ага башлый.

Бүген дә шулай булды. Ата-анасы янына авылга ялга кайтты Расих кичә. Анасы иртән иртүк тәбикмәген өлгерткән. Кичә кайткач та ягып, томаланып куелган йомшак кына мунчада ләззәтләнде ул. Эх шушы мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән миллекне исни-исни рәхәтләнеп чабынулар! Авылда яшәсә көн дә ягар иде ул мунча. Болай әти-әнисе кырына кайтканда гына мунча белән сыйлана ала.

Кеше шәһәргә чыгып китә дип, аңа да солдаттан кайткач калага барып урнашырга туры килде. Авыл яшьләре арасында читкә чыгып китү дан саналды шул. Кәттәрәкләре Себер якларына озын берлек артыннан юнәлделәр. Фатирлы булып, әллә ничәнче этажларда көн кичерәләр.

Иркендә тәрбияләнеп үскән авыл малайларына күңелсез ул таш пулатларда. Киерелеп печән чабасы, кышларын кар көрисе килә. Язгы җилләр исү белән бәрәңге бакчаларында кар катыш тиреснең яна башлаган исләре генә ни тора!

Яшертен сере бар аның, авылны сагына ул. Әти-әнисеннән алып, күрше тирәләрне, туган-тумачаны да үлеп сагына. Абзардагы, йомыркасын салгач, шатлыгыннан егылып-егылып кыткылдаган тавыкларга кадәр, бәпкәләрен ияртеп йөргән аталы-инәле казларына тиклем сагына бит ул! Әткәсенең көлекәен иярткән алмачуарын искә алса, йөрәге сулкылдап куя.

Китәсе генә килми бит аның шушы туып-үскән авылыннан, җанына якын кешеләреннән. Әйтсә, көлерләр... Атаң-анаңның утын әзерләп, печән хәстәрләп чиләнгәне җитмәгәнме, мәктәпкәе генә дә юк бит авылкаеңның дип көләчәкләр.

Расихның күңелен, эче януын кем аңласын. Авыл көтүен көткән мәлләре төшенә кереп яфалаганын кемгә сөйләсен ул. Бүген таңнан күршеләре Расихның әтисен сарык чалырга чакырып алды. Аларга да кунаклар кайткан. Свердлау ягына чыгып киткән балаларын кунак итмәкче Анисә әбисе. Әткәсенең җитез-җитез итеп кенә йөргән хәнҗәрле кулын күзәтеп утырганда уйлады ул бу уйларын. Ә үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Тыеп булмый шул, я аксыннар инде, дип сирәк кенә кул сырты белән аларны сыпырып төшерә. Анисә әбисенең 4-5 яшьлек оныгы татарча белми, урысча әллә ниләр сөйләшеп, Расихның әткәсе ягында урала. Сарыкны чалган мәлне 16сы тулмаган малай-шалайларга да карап торырга рөхсәт итмәгән әткәсе, инде хәзер сарык карынын ачып, эленеп куелган түшкәдән эчәкләрен "савып" төшерә, шуңадырмы бу бәләкәй "марҗаны" кырыннан шелтәләп кумый. Ә анысы әбисенең мәчесен эләктереп алган да сарык түшкәсен эшкәртүче күрше бабасына: "Давай, кошку тоже зарежем, все равно мясо будет", - ди. "Ай, ахыры заман баласы, ай гурыд баласы, нельзя кошку кушать", - дип, атасы ни көлергә, ни үртәлергә белми.

"Әле, беркөн генә Чибәр бабаңның каладан кайткан оныгы, бабай, миңа киездек тегеп бир әле ди. Тегермен, тегермен дигән булдым, ана телен белмәгән татар баласына. Монысы песи суябыз дип йөри, шилмалар", - яратып кына шулай шелтәләп сөйләште ул.

Эшен бетереп, артына әйләнеп карады да атасы: "Сине нәрсә, күршеләр сыйлап та өлгерде мени инде, кара, елап беткән", - диде гадәтен белгән ир уртасындагы улын да йомшак кына шелтәләп алды.

Эх, әткәй, белсәң иде минем уйларымны! Сагынып кына яшим бит, барыгызны да... Сиңа әйтсәм дә, я тиргәп кенә ташларсың дип, уйлады Расих. Әткәсе эшен бетереп чыгуга, әнисе белән теге мәче кочаклап йөргән шәһәр кунагы каршы алды аларны. Әнкәсе: "Әнә, Римма красный штан плачет да плачет дип хәбәр китерде. Син малай тагын сыйлангансың бугай", - дип шелтәле итеп Расихка карап алды. Улының гадәтен ул да белә шул, әз генә шайтан суы керсә, елаганын.

Үзенең кызыл спорт костюмы чалбарыннан икәнен аңлап, бәләкәй кыз аның күз яшьләре агызып утырганын да күреп торганын һәм күрше әбекәенә кереп эләкләргә өлгергәнен төшенде ул. "Ярар инде, әнкәй, тиргәмә", - дип, күңеле тулган Расих күзләрен яшереп читкә борылды.

Өстәлдә бу чыгарып, әнисе әле генә кысып куйган бәрәңге кыстыбые өелгән тәрилкә утыра. Тәмле шулпа исләре танауны кытыклый. Китәсе килми, бер генә дә китәсем килми шул шәһәрләргә дип кычкырасы килде сөрән салып Расихның. Тик ярамый, ул бит ир кеше!

Миләүшә Усманова.

Фото: zamansulyshy.ru