Балтачта тракторларга техник карау үткәрүне оештыру мәсьәләләрен киңәшмәдә тикшерделәр

 Балтачта тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрүне оештыру  мәсьәләләре  киңәшмәдә тишерелде.  

Район хуҗалыкларында үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмалары саны арта бара.  Узгн елда гына   район дәүләт техни күзәтчелеге инпекөиясендә 205 берәмлек техника исәпкә куелган. 125 берәмлек үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмалары исәптән төшерелгән.   Шулай ук 227 кеше ел агымында  тракат орчы-машинист таныклыгына ия булган.

Авыл хуҗалыгында үзйөрешле машиналар катнашлыгында күп эшләр башкарыла.   Димәк, аларны хәвефсез файдалану мәсьәләсе  алгы планда торырга тиеш.

Былтыр үзйөрешле машиналарның һәм аларның  тагылмаларын хәвефсез файдалану өлкәсендә  төрлек кимчелекләр өчен  район дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясе  хезмәткәрләре тарафыннан 56 протокол төзелгән.

Районда барлыгы 1147 берәмлек  трактор һәм тагылма исәпләнә. 885 трактор һәм тагылма  шәхси секторда теркәлгән.   Узган елда барлык үзйөрешле машиналарның –75, тагылмаларының 73 проценты техник карау үткәрелеп файдаланылган.  Аграр сәнәгать комплексы карамагында бу күрсәткечч 89 процент  тәшкил иткән.

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжды базасында, районда үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карауны оештыру мәсьәләре каралган киңәшмәдә район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы  Айрат Галләмов шулар хакында сөйләде.

Район буенча  тракторларга һәм аларның тагылмаларына техни карау үткәрү графиклары тәсъдыйк ителеп,  хуҗалыкларга җиткерелгән. Үзйөрешле машинаны файдалануга рөхсәт алу өчен аны стандарт таләпләренә җиткереп ремонтлау кирәк.

Киңәшмәдә “Росгострах” агентлыгы бүлекчәсе начальнигы Борис Хәйруллин   хуҗалыклар җитәкчеләрен  үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында    ОСАГО мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырды. Чынлап та, ОСАГО—ул үзеңне иминиятләштерү. Кулыңда полис бар икән, авариядә гаеплене   компания яклый.

Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы директоры  вазифаларын вакытлыча башкаручы Дамир Закиров  киңәшмәдәгеләрне уку йортында тракторчы-машинст кадрларын әзерләү мөмкинлекләре белән таныштырды.   Балтыр уку йортын 110 кыз һәм егет тәмамлаган.  Моның кырыктан артыгы тракторчы-машинист белгечлегенә ия булучылар.  Шулай ук 2020 елда колледңда белем алган   тракторчы-машинист  белгечлеге буенча укыган 42 егет имтихан тапшырачак.   Хуҗалыклар җитәкчеләре уку йортында   тракторчы-машинист таныклыгы буенча белем алган студентлар  практик күнегүләр алу өчен хуҗалыкларга апрель ахыры, май башында җибәрелсәләр яхшы булыр иде, дигән фикер  җиткерде.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  хуҗалыклар, оешма, предприятиеләр  җитәкчеләрен, авыл җирлекләре хакимиятләре  башлыкларын  үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларын хәвефсез файдалану ни дәрәҗәдә мөһим  икәнлеген аңлап эш итәргә чакырды.

Киңәшмәнең практик өлешендә    тракторга җехника карау үткәрү үрнәге күрсәтелде.