Балтачлыларны балаларын ут-күздән сакларга чакыралар

Агымдагы елның узган чорында Балтач районында 3 янгын теркәлгән, шул исәптән балаларның ут белән шаяруы аркасында 2 янгын чыккан. 

Балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарны анализлау күрсәтүенчә, алар еш кына балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләре булмау, өлкәннәр ягыннан аларның үз-үзләрен тотышын тиешенчә контрольдә тотмау, ата-аналарның һәм педагогларның балаларның ялын дөрес оештырмавына бәйле.

Балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыккан янгыннар, кызганычка каршы, сирәк күренеш түгел. Мондый янгыннарның финалы бик фаҗигале булырга мөмкин.

Барлык балалар да диярлек ут белән кызыксына, аның потенциаль куркынычын тулысынча аңлап бетерми. Өч яшьтән алып биш яшькә кадәр балалар уйнаганда өлкәннәрне еш кабатлыйлар, аларның гамәлләрен, хезмәтләрен имитациялиләр. Бу яшьтә балаларның тизрәк беләсе һәм үз-үзләрен сынап карыйсы килә. Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар өйдә ялгыз калганда аеруча сизелә.

Бер генә бала да өйдә ялгызы калганда шырпы тартмасы белән уйнамас, кәгазьгә ут кабызмас, урманга аяк басса учак якмас дигән гарантия юк.

Өлкәннәр төрле хәлләр аркасында балаларны күпмедер вакытка күзәтүсез калдырырга мәҗбүр. Бу бигрәк тә балалар ябык йортларда, фатирларда яки бүлмәләрдә калганда куркыныч. Янгын чыккан очракта алар хәвефле бинадан тышка чыга алмый.

Шаянлык хулиганлыкка күчкән очраклар да аз түгел. Күңел ачу өчен балалар йорт һәм балкон түбәләреннән "самолетиклар" очыра, почта тартмалары, фатирларның тышлыкларын яндыра, подъездларга төтен шашкалары ташлый, мондый күңел ачу чараларының нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында бөтенләй уйламый. Кагыйдә буларак, бу шуклыкларда, барыннан да элек, балаларны өйдә, фатирларда караучысыз , шырпыны яшерми калдырган өлкән абый-апалар, балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотмый, аларның уеннарын күзәтми, ә кайчагында кечкенә балаларга мичләрен карарга, электр приборларын кабызырга кушалар.

Балалар шуклыгыннан котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк:

- балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез;

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бәйле барлык хәлләрдә дә үзегез үрнәк булыгыз;

- шырпыны балалар өчен кулай урында калдырмагыз;

- балаларга мичләр, газ плитәләрен, электр-көнкүреш приборларын үзаллы кабызырга кушмагыз;

- балаларның учак яндырмауларын күзәтегез;

- өйдән чыгып киткәндә, кечкенә балаларны олылар каравыннан башка калдырмагыз;

- балага кызыклы ял оештырыгыз.

Баланы янгын вакытында дөрес гамәлләргә өйрәтегез.

Янгын яки яну билгесе (төтенләнү, югары температура, көек исе һ.б.) булганда, теләсә кайсы яшьтәге бала кичекмәстән бинадан чыгарга тиеш. Янгын турында өлкәннәргә яисә янгын сагына 01, 101, 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә өйрәтегез.

"Тыелган җимеш татлы", — диләр. Шуңа күрә балага шырпы тартмасына үрелгәнче, “Ярамый” дип кабатлаганчы, моның нинди куркыныч хәл белән тәмамланырга мөмкинлеге турында аңлатыгыз.

Балаларның бу киңәшләрне истә калдыруы бик мөһим. Шәхси үрнәк итеп балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез. Балаларыбыз турында зур кайгыртучанлык белән генә янгыннарны кисәтеп, үз йортыбызны, мөлкәтебезне һәм иң кадерле – бала гомерен саклап кала алабыз.

Булат ХӘСӘНОВ, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.

Фото:ds2mr.ru