Балтач үсмерләре халык сәнгате өлгеләрен өйрәнә

28 Февраль, 2020 - 15:00

Бүген үзенең әһәмиятен педагогикада тапкан халык сәнгате өлгеләрен Балтач үсмерләре балалар иҗаты үзәгендә теләп үзләштерә.

Иҗади шәхеснең гармонияле үсешен сәнгатьтән башка күз алдына китерүе кыен. Шул ук вакытта халык бизәү-гамәли сәнгатенең роле баһалап беткесез. Ул бала шәхесенә уңай йогынты ясап, аның иҗади мөмкинлекләрен ача, интеллектуаль сәләтләрен үстерү белән беррәттән, халыкның тарихы һәм аның гореф-гадәтләре турында да мәгълүмат бирә.

Халык сәнгате бик борыннан барлыкка килгән һәм үсешкән. Шулай да, ни тикле алга китсә дә, ул консерватив булып кала бирә. Үрнәк бизәкләре үзгәрсә дә, аларның төп элементлары һәм сюжетлары, балчык уенчыкларның, савыт-сабаларның формасы, милли киемнәрнең фасоннары гасырдан - гасырга, буыннан-буынга тапшырылып килә.

Халык иҗаты өлгеләренең безнең көннәргә кадәр сакланып калуы сәбәпле, ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре турында бик яхшы беләбез. Шуңа күрә, халык сәнгате комарткыларына без борыңгы мәгълүмат чыганаклары буларак карыйбыз.

Хәзерге көндә халык сәнгате үзенең гамәли кулланышын югалтты. Бар яңылыкларның һәр кемгә җиңел аңлаешлы булуы, көнкүреш предметларының, фабрика товарларының җәмгыятьтә киң кулланылышы, гомумән заманча яшәгән кешегә мөһим булган әйберләр традицион һөнәрләрне юкка чыгарды диярлек. Шулай да халык сәнгате вәкилләре, осталар бүген дә иҗат итә, тик аларның кул эшләре бүген күптәнге функциясен үтәми. Халык сәнгате өлгеләре безнең тормышта бар һәм һәр вакытта булачак, чөнки ул үз әһәмиятен педагогикада тапты.

Сынлы сәнгатьнең башка юнәлешләре кебек үк халык иҗаты яшь буынга дөньяның бар матурлыгын күрергә өйрәтә: туган якны яратырга, табигатен сакларга һәм әхлакый яктан тәрбияли. Бала, шул ук вакытта, форма, күләм, төс төшенчәләре турында өстәмә мәгълүмат ала, нәфислек күнекмәләрен туплай.

Халык сәнгате — кешеләрнең гүзәллек һәм изгелек, туган якның байлыгы турындагы камил күзаллавы, буяуларның чагулыгы, рәссамнарның контрастлыгы, үсемлекләргә, хайваннарга, геометрик орнаментларга өстенлек бирү — халык бизәү-гамәли иҗатының аермалыгы. Әүвәл халык осталары гади крестьяннар була. Ә алар табигать белән тыгыз бәйләнештә көн күрә: җир эшкәртә, сунарга йөри, чолыкчылык белән шөгыльләнә. Шул чакта алар бар күзәтүләрен үзләренең иҗади эшләрендә күрсәтә бара.

Иске Балтачтагы балаларга “Өстәмә белем бирү иҗат үзәгендә” укучылар буярга, агач белән дөрес эш итәргә, төрле материалларның үзенчәлекләре һәм аларны саклау, әзерләү, эшкәртү серләренә өйрәнәләр. Балалар монда традицион һөнәрләрне үзләштереп, иң беренче чиратта, үз- үзеңә ышануны, сәләтләрен чыныктыра. Аларның хәтере, фикер алу эшчәнлекләре, игътибарлылыгы үсешә.

Венера ШАКИРЬЯНОВА, өстәмә белем бирү иҗат үзәгенең “Тылсымлы пумала” оешмасы педагогы.