Балтачта янә бер автосервис ачылды

Бүген, 27 февраль, көнне  Иске Балтачта “Эшмәкәр сәгате” чикләрендә автосервис ачу тантанасы узды.

Бүген, 27 февраль, көнне  район Хакимиятенең “Эшмәкәр сәгате” комиссиясе  утырышы яңа форматта үтте. Комиссия әгүзалары  шәхси эшкуар ИлнурШакиров  автосервисын ачу тантанасында катнашты.

2019 елда  бер узган бер “Эшмәкәр сәгате”ндә катнашучы буларак, ул  үз эшен җәелдерү өчен, субсидия сыйфатында, ярдәм күрсәтүне сораган иде

Күп тә үтмәде,  «2019-2024 елларда   Балтач   районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү " муниципаль программасы ярдәмендә ул үзенең бизнес-идеясен тормышка ашыра алды.

Халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешендә Илнур Шакировның алдагы эшләре уң булуын телибез.