Урманда авариядә үлгән абыйның ун яшьләрдәге кызы: “Әтине кайтарыгыз, сез үтердегез, кайтарың әтине”, – дип, шул сүзләрне кабатлый-кабатлый тәрәзә төя. Зәринәнең әнисе өчен дә, туганнары өчен дә авыр, әтисез калган гаилә дә жәл, зүрәнисе әйтмешләи, өтермәдәге әтиләре дә жәл. Ниләр генә итәсең соң...

Хикәя

Сынауларны кемдер бик кечкенә чактан кичерә башлый. Кемгәдер алар бик кагылмый да. Зәринә әнисенең карынында чакта ук, анасы белән өйтүбәсте-чормадан мәтәлеп төшкән, чокырдагы чишмәгә көянтәләп суга барган әнисе бозлы карда аягы таеп китеп, тагын бидрә-чиләкләре бер якка, үзе бер якка түбән таба мәтәлгән, очкан. Әнисе гел дә, ничекләр төшмәдең инде син, аптырыйм. Синнән бер ел алда абыең биш айлык чагында “төште”. Әллә ни авыр эш тә эшләмәгән кебек идем дип, кабатларга яратты. Зәринә кечкенә йөрәге белән и-ии шул туалмый калган Абдулла абыйсын жәлли иде инде. Аны бер дә исеннән чыгармады ул. Анасына 45-50 яшь тулган юбилеена, теләкләр теләп язылган открыткасына”синең сигез балаң” дип азактан язып куйган иде. Әнисе аптырап, каян алдың тагын бер бала, минем җидәү генә. Әтәң аптырар, читтә баласы бар микән ни дияр, дип үзенчә ачуланып та алган иде. Күңеле Зәринәнең туарга берничә ай калгач кына, бу якты дөньяга киләлмәгән әнә шул абыйсын бер генә дә оныталмады шул. Сөйләүләре буенча, йончу булып, баланың эче поша иде микән, кечкенә Зәринә бәхетсезлекне сизә идеме, тиктомалдан да еларга гына торган.

“Тешле бала еларга тиеш түгел. Теш чыкканнан соң бала еласа, кемнеңдер башына елый ул. Юктан елаган андый тешле баланы сугып елаталар!” – дип, анасы шелтәләгән. Һәм: “Әнә, әтәң башына еладың. Әтәңне хәзер төрмәгә алып китәләр...” – дип әнисенең ачуланганын хәтерли. Апасы кәбәркә-аш-су почмагында бүрәнәне бармагы белән чокый-чокый, шундагы мүккә төрткәләп елап торуы, үксүе, әнисенең бер абыйсын ияртеп Бөре төрмәсенә әтисе янына чыгып китүе... менә шундый хатирәләр белән башлана Зәринәнең шушы дөньядагы истәлекләре.

Тик әтисенең чыгып киткәндә аны күтәреп алып сөйгәнен ничек кенә хәтерләргә тырышса да... юк, бәбәй хәтерендә алары язылып калмаган. Өченче яшь белән барган кызчык аларның гаиләсенә зур кайгы килүен, әтисенең трактор белән урман тарттырырга баргач авариягә эләгүе, бер авылдашының шунда үлүе, трактористны гаепләп, әтисен елдан артык вакытка, әнисе әйтүенчә химиягә җибәрүләре, гаиләләренә авыр сынау килгәнлеге аңына, күңеленә уелып калган.

Теге гаиләгә дә, уйламаган җирдән гаилә башлыгын югалтуы авыр булгандыр... Зәринә кышкы таңда, әле яктыртмаган да килеш, кемнеңдер тәрәзә төбенә өелгән көрткә басып, тәрәзә пыяласын йодрыгы белән төюенә, башкаларның да сикерешеп торып, ни булды икән дип, шул якка шомланып каравын хәтерли тагын. Урманда авариядә үлгән абыйның ун яшьләрдәге кызы: “Әтине кайтарыгыз, сез үтердегез, кайтарың әтине”, – дип, шул сүзләрне кабатлый-кабатлый тәрәзә төя. Зәринәнең әнисе өчен дә, туганнары өчен дә авыр, әтисез калган гаилә дә жәл, зүрәнисе әйтмешләи, өтермәдәге әтиләре дә жәл. Ниләр генә итәсең соң...

Авылда ачы теллеләр апа-абыйларына, әнисенә дә кеше үтерүче, әле соңыннан әтисе ел ярымнан кайткан елларны да ныграк авырттырыйм дип, усал теллеләр кеше үтерүче дип әйтергә тартынмадылар. Зәринә кечкенәдән куркып калган, иң иркәләнер вакытта әтисез калган бәләкәч булды. Теге гаилә мәңгелеккә әтиләрен югалтып бәхетсез булса, авария дигәннәре кызчыкның гаиләсенә дә гомерлек кара сөремен япты. Күршеләрендә Зәринәдән бер яшькә бәләкәй Нурия дусты яши. Аны ул апае итеп күрә, их аның апае булса, бергә мунча керерләр иде, бергә йокларлар иде дип ярата иде. Нурия иркә генә төпчек. Әтисе фермада эшли. Әллә үзе күп сөйләшми, әллә теге үлгән абый аның энесе булганга Зәринәгә эндәшеп бармый иде. Авыз ачып рәнҗетерлек сүз дә әйтмәде, анысы. Әнисе дә күрше кызы кергәнгә ачуланмый. Аларның өе зур. Ишек төбендәге кроватьтә Нуриянең әбисе, теге авариядә вафат булган абыйның әнисе ята. Ул бик карт. Төп нигездән, вакыт-вакыт Нурияләргә алып киләләр. Аның тасы кровать астында гына. Нуриянең әнисе шунда әбинең кече тәһәрәтен иттерә. Менә шул әби дүрт яшьлек Зәринә килеп керүгә, аны танып ала да: “Синең әтәң минем улымны үтерде!”, – дип, ысылдый. Ярый Нурия дусты тиз генә олы якка алып кереп китә, сабыйлар шунда уйный башлый.

Печән өсте булгандыр инде, колхоз бригадасында эшләгән апалар сәнәк-тырма күтәреп эшкә барырга чыкканнар. Кияүгә чыкмаган карт кыз, Зәринә йөзендә елмаю күренгәнен хәтерләми аның беркайчан да. Гел кызчыкка акаеп карап уза, авызыннан нидер ачуланып мыгырдый. Әле дә шул барыр юлыннан туктап, Нуриялар капка төбендә утырып торган кызлар янына килде дә: “Менә шушы сәнәккә эләм дә мин сине, абыеңа посылка итеп салып җибәрәм”, – дип, Зәринәгә тиктомалдан әйтеп китте. Өлкән абыйсы армиядә, әтисе өтермәдә шул. Зәринә авызын ачкан килеш, ни әйтергә дә белмәде. Әнисенә кереп сөйләде. “Абыеңа күзе төшеп йөргән тәртипсез апа ул, кызым”, – дип кенә куйды анасы. Кызчыкның гаебе нидә икәне бәләкәч кенә аңы аның берничек тә төшенә алмады. Шуңа күрә бәләкәче урамга уенга чыгып китсә, анасы гел борчылыр булды. "Берәр явызлык кыла күрмәсеннәр, ипләп йөре", - дияр иде. Хасланмасыннар, берүк, дип, хафаланып кына торды.

Зәринә мәктәпкә барыр алдыннан авылларындагы башлангыч мәктәпне яптылар. Апа-абыйларына рәхәт булган, дүрт классны авылда укыганнар. Җиде яшьлек бала ат юлыннан өч километрга якын араны үтеп, иртән дәресләргә барырга һәм тагын җәяүләп кайтырга тиеш. Кышларын бик авыр була иде Зәринәгә. Анасы кат-кат өшемәсен дип киендерә, өстәвенә, пальтосы өстеннән зур мамык шәл белән урый. Кыймылдап каравы гына да авыр. Көртле ат юлыннан киездекләре белән юлны кармалап атлый ул. Дөнья ап-ак, кызбала читкә дә кереп китә. Әнә шунда ат тизәкләре ярдәмгә килә инде, алар юл кайда икәнлеген күрсәтеп тора. Ат бәрәңгеләре, маяктай кара булып туңып тәгәрешеп яталар. Зәринә шулай әкрен генә атлый. Сумкасы да авыр. Эх бер генә дә бармас иде шул ерак мәктәбенә, кайчан барып җитәсең әле!

Дәресләрдән соң өстерәлеп тагын кайтырга чыгасың. Шул авылда яшәгән классташлары бәхетле! Абыйсы ике ел, сигезне тутырып чыгып киткәнче, үзе белән иртән ияртеп йөргәндәй итте. Атлый алмаган җиде яшьлек кәбестә кебек киенгән кызны көтеп торамы ни инде ул. Яхшылап бер-ике тапкыр әйтеп карый да, ачуыннан төртеп егып, китеп тә бара. Гел түгел дә соң. Арыган чаклары буладыр инде Зәринәнең. Карда ятып кала, әкрен генә тора да, төкерим, әллә кайда, җәһәннәм тишегендә урнашкан мәктәбегезгә дигәндәй кирегә борылып кайта да китә. Шәһәрдән апасы кайткан вакытларда бигерәк тә барасы килми аның. Кире кайта да, тәрәзә төбендәге көрткә үрмәләп, әкрен генә тәрәзәгә чиртә. Ачуланмыйлар артык, чыгып алалар аны. Мәктәпне калдырырга ярамаганлыгын әйтеп шелтәләп тә алалар, әлбәттә. Өченче класста укыган чагында таный башлады теге авариядә үлгән абыйның атлы эштә эшләгән малаен, Зәринә булса туктамый һәм утыртмый да. Алдагыларны туктап утырта. Артларыннан әкрен генә килгән атлы абый Зәринәне күреп калу белән, ул булган төркем янына җитәрәк атына камчы белән сызыра һәм котырып, кар туздырып узып та китә. Атлы кеше очрау зур бәхет мәктәп юлында. Зәринә белә, аның малае очраса, тагын шулай итәчәк, атына сугып, чабып узып китәчәк. Моңа күнеккән инде ул.

Гомер буе Зәринә йөреп укыды. Юл йөрүләрнең газабын үзе бәләкәйдән чакрымнар үткәннәр генә белә шул...

Алты ел пенсиягә чыгарга вакыт калгач эш урынын яптылар. Инде өстәп, пенсия яшен дә алгарак чигерделәр. Куып җитәргә, бераз ял итәргә көче җитәрме Зәринәнең...

Миләүшә Усманова.

Фото: chitalnya.ru