Тучыбай, Түбән Кансөяр авыллары арасында һава линияләре ремонтлана

Бу көннәрдә Балтач “Сельэнергосы” акционерлар җәмгыяте уңганнары районның Тучыбай һәм Түбән Кансөяр авыллары арасында (10 кВ лы)  һава линияләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү белән мәшгуль.

Балтач “Сельэнергосы” акционерлар җәмгыятенең төп эшчәнлеге — электр энергиясен тапшыру, шулай ук барлык төр монтаж эшләре, кулланучыларны челтәрләргә тоташтыру.

Предприятиенең техник хезмәте тарафыннан һава линияләрен реконструкцияләүнең һәм һава линияләрен, электр корылмаларын модернизацияләүнең перспектив планнары эшләнгән, электр белән тәэмин итү, энергия саклауның ышанычлылыгын күтәрү программалары расланган, алар уңышлы үтәләләр.

Әлеге вакытта сельэнерголылар районның Тучыбай һәм Түбән Кансөяр авыллары арасында (10 кВ лы)  һава линияләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү белән мәшгуль.

Фото предприятиенең социаль челтәрләрдәге битеннән.