Балтач үсмерләре аеклык турында лекцияләр тыңлады

Иске Балтачта яшьләрнең  сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга, аек яшәү рәвеше алып баруга мотивациясен күтәрүгә юнәлтелгән форум узды.

—Аеклык мәсьәләсе актуаль булып кала. Алкоголизм гаиләләр таркалуына китергән  очраклар бихисап.  Нәтиҗәдә, андый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар приютларга урнаштырыла.  Җинаятьчелек башында да күп очракта шушы проблема тора. Бары да, әлбәттә, үәркемнең  үзеннән тора. Кеше утыз яшенә кадәр спиртлы эчемлекләргә тартылмаса, калган гомерендә ул эчкече булмаячак.  Гомер юлыгызны уңай үрнәкләргә карап корыгыз, —диде район Советы секретаре Рәсих Акберов, яшьләрне сәламәт яшәү образын  сакларга чакырып.

Форумда катнашучы балалар алкоголь, наркотикларның зыяны турында белгечләр лекцияләрен тыңладылар. Район Хакимиямияте,  мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге, район мәгариф бүлеге, “Гаилә” үзәге, эчке эшләр бүлекчәсе, урындагы дини оешмалар  берлектә оештырды бу форумны.

—Мондый чаралар балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга, аек яшәү рәвеше алып баруга мотивациясен күтәрүгә юнәлтелә. Мәгариф учреңдениеләрендә балаларның   начар гадәтләргә тартылуын профилактикалау юнәлешендә күп эшләнә.  Балалар төрле секция, түгәрәкләрдә файдалы  шөгыль белән мәшгуль. Мәктәпләр укучылары “Аек авыл” рәсемнәр конкурсында да сәламәт яшәү яклы булуларын күрсәттеләр.  Шул ук вакытта районның төрле мәктәпләрендә белем алган егерме укучы, тәртип ягы йомшак булу сәбәпле, исәптә торуы борчылу тудыра,– диде  район мәгариф мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, яшьләрне тәрбияләү юнәлешендә эчке эшләр бүлкекчәсе, район Хакимиятенең  балигъ булмаганнар эше буенча комиссия берлектә эшләвен билгеләп.

Шушы ук форумда Альбина Гыйльметдинова мәктәпләр укучылары “Аек авыл” рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.  Җиңүчеләр арасында Иске Балтач авылы беренче һәм икенче санлы урта, башлангыч, Ялангач, Югары Карыш, Штәнде авыллары мәктәпләре укучылары.

Эчкечелекне Корьән  һәм Инжиль дә хупламый.

—Кайбер очракларда  кеше кыен хәлдә калган чагында спиртлы эчемлекләргә тартыла. Янәсе кәефен күтәреп, кыен хәл турында оныта. Ә  кыен хәлдә калганда якыннарың ярдәмен тою кирәк,--диде “Үзәк”  мәчете имам хатыйбы Филүс Камалетдинов яшҗләрне позитивлыктан ләззәт алырга чакырып.

Иң куркынычы, әлбәттә, ләззәт артыннан куып бәйлелек чигенә барып җитү. Ихтыяр көче  булган кеше  начар берәр гадәтен ташлый алырга мөмкин, ә бәйлелектән котылып булмый.

Болары Башкортстан Республикасы наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәлеге оператив  хезмәт белгече, полиөия майоры Мәдинә Хөсәенова чыгышында чагылыш тапты.

Чыгыш ясаучы билгеләвенчә,  узган елда республикада  җинаятьчеләрдән 160 килограмм наркотиклар  тартып алынган.  Моның 41 килограммы синтетик матдәләр.  Кызганычка каршы, “заман авыруы” на балалар да тартыла. Былтыр балигъ булмаган 36 бала наркотклар белән бәйле җинаять кылган.  Башкала кунагы наркотиклар куллану, сату өчен җаваплылык турында балаларга тагын бер кабат искәртте.

Форумның икенче өлешендә  балалар “Брейн-ринг” һәм башка интерактив уеннарда  белемнәрен күрсәтте.