Балтачта һәвәскәр хоккейчы рухына турнир узды

Бүген,  27 февраль көнне,  Балтачта Рәзил Минеев истәлегенә хоккей турниры узды.

Әлеге спорт төрен яраткан  Рәзил Минеевны   искә алу өчен Иске Балтач боз мәйданчыгына районыбызның “Танып” хоккей клубының кече яшҗтәге хоккейчыларыннан тыш, Пермҗ өлкәсе Куеда поселогыннан “Механик” командасы спортчылары да килде.

Бу турнир  2006-2008, 2009-2011 елларда туган  малайлар арас ында узды.

Рәзил Минеев   балтачлылар  “Танып” хоккей командасының оста капкачысы буларак билгеле иде.  Туган якларына ул Казахстан тарафларыннан күченеп кайтты.  Чит якларда яшәгән елларында да ул хоккейны үз итеп яшәгән.  Ләкин моннан берничә ел элек     Рәзил Минеев    катлаулы чирдән дөнья куйды. Оста хоккейчы арабыздан китсә дә, дуслары, туганнары аны онытмый. Һәр елны аның истәлегенә хоккей турниры оештыралар.

Быелгы турнирда 2009-2011 елларда туган малайлар арасында “Механик” һәм Балтач районы командалары очрашуы, 1:0 исәбе белән, кунаклар файдасына тәмамланган.

Ә 2006-2008 елларда туган малайлар арасындагы матчта боз хуҗаларына уңыш елмайды.  “Танып” буллит сериясендә “Механик”ны отты. Исәп 2:1.

Традицион рәвештә иң яхшы уенчыларны да билгеләделәр.  Тихон Климин (Куеда)-- “Иң яхшы һөҗүм итүче” , Егор Солдатов(Куеда) “Иң яхшы капкачы”, Реналҗ Шәйнуров(Иске Балтач)—“Иң яхшы сакчы”, Нурлан Фәтхуллин(Искуе Балтач)—“Кыйммәтле уенчы” бүләкләренә лаек булдылар.

Ә 28  февраль көнне “Танып” хоккей клубының ир-егетләр командасы  “Авыл спорт уеннары”  республика чемпионаты финалына юллана.  Төркемнең иң яхшы хоккей командасын Чакмагыш боз аренасында ачыклаячаклар. Алдагы берничә көндә балтачлыларны  Дуван, Чакмагыш, Әбҗәлил, Архангель районнары  командалары белән кызу уеннар көтә.

Көярмәннәр балтачлыларның Чакмагыштан җиңү белән кайтачагына ышана.