– Тәүдә амәнәтне тапшырыйм әле, Дора Васильевна, – дип кулымдагы чәчкәне аңа суздым. – Сезгә дип җибәрделәр. Матурмы?

Ул «әйе» дигәнне аңлатып баш какты һәм чәчкәне вазадагы раузалар янына утыртты.

 – Рәхмәт!

Ак  рауза

Хикәя

 

Ямь-яшел агачларга төренгән, түшәк болытларга ашкан, ташлы биек-биек мәһабәт таулар итәгендәге, икешәр-өчәр катлы биналарында тудырылган бөтен уңайлыклары булган шифаханәләрнең  берсендә бик матур җәй көннәрендә ял итәргә туры килде. Әнә шунда булган күңел тетрәткеч бер вакыйга турында сөйләргә ниятләдем бүген.

Ике кешелек палатада Шафраннан килгән Василий исемле агай белән бергә яшибез. Аның да яше минем чама,  эшче, бер аягына бераз аксабрак атлый. Шулай да әле нык күренә. Һәр көнне диярлек буш вакытында башка ял итүчеләр белән бергә таулар арасында йөреп, бәләкәйрәк савытка кып-кызыл җир җиләге җыеп кайта. Анысы миңа, тауларда йөри алмаган кешегә, күчтәнәч. Агайның агачлар арасыннан күренгәнен көтеп торам. Үзем ерак барып йөри алмыйм. Кич йоклый алмый ятканда төрле хәлләр турында сөйләшеп вакыт үткәрәбез. Ул шифаханәгә беренче тапкыр гына килмәгән икән.Тәртипләрне дә яхшы белә. Кайвакыт киңәшләре дә ярап куя. Бер көнне массаж ясатырга чират алганда сүз башлады:

– Дора Васильевнага керергә талон алырга тырыш, – диде.

Мәзәк, кемгә керсәң дә ярамый микәнни? Массажны барысы да ясый беләдер инде. Алар шуңа укыган, катыркы алган бит. Мин гаҗәпләнеп Василий Петровичка сорау бирдем:

– Кемгә дидегез?

– Кобяковага, ифрат оста ясый, һич тә яныннан китәсе килми, – дип җаваплады палатадагы күршем сокланганын белдереп.

– Сез моны каян беләсез? – дип янынарак килдем.

– Мин массажны һәрчак тик аңардан гына ясатырга тырышам. Авыртулар бетеп тора. Тән җиңеләеп кала. Менә бит ничек ул, – диде дә Василий Петрович  тел шартлатты, янәсе, аңладыңмы инде? Аннан ишеккә ымлап сүзен дәвам итте. – Ишетәсеңме массаж бүлмәсеннән килгән җырны? Бу ул...

Мин анда кемнең җырлавын сорамакчы булып, авыз ачкан идем, ул кулы белән терсәгемнән тотты.

– Тсс! Сөйләнмә! Менә ничәнче көн инде массаждан соң яңадан шушы урынга киләм дә, ул эшләгән бүлмә ишеге янында басып тыңлап торам. Тик ул гына эшләгәндә шулай матур итеп җырлый ала.

– Җырлый, улмы?

– Әйе.

Мин тынып калдым. Бүлмәдән ниндидер хатын-кызның сагышлы моңы ишетелә иде.

– Ул шулай җырлый, үзе кемгәдер массаж да ясый торгандыр, – диде Василий Петрович әкерен генә.

Яшь егеткә бүләк иткән

Саф йөрәген чибәр кыз.

Җыр бүлмә эчен тутырып, коридорга ургыла. Анда да сыеша алмыйча, иреккә омтылган коштай, дулкынланып ачык тәрәзәләрдән тышкы һавага агыла. Стеналарга, ябык ишекләргә бәрелә-сугыла ул безнең янга да килеп җитә. Әкерен генә ишетелсә дә, тыңлаган кешеләр күңеленә үтеп, хисләрне таштырырлык көч бирә.

Айлы кичтә су буенда

Аны көтә сылу кыз.

Тик егете килми һаман,

Беләсе иде, ни булган, һәй!

Җыр шунда өзелде. Аның тагын да бик азга гына булса да дәвам итүен күпме генә көтеп торсак та яңадан нишләптер ишетелмәде. Җырның сүзләре беттеме, әллә кем булса да моңлы тавыш хуҗасына эндәштеме, тынлык урнашты.

Василий Петрович палатага кайтып китте. Залда өстенә аксыл соргылт костюм, ак күлмәк итәкләрен кара чалбары эченә җыеп, каеш белән әйбәтләп кыстырган,  чәчләренә кырау төшкән зур зәңгәр күзле берәү белән калдык. Ул да массажга керергә чират көтәдерме, белмим. Аякларын алгарак сузып, ишек янындагы  агач диванга утырды. Ул, минем белән баш кагып исәнләшкәннән соң, массаж ясаучының әле мондалыгын, авыруларны кабул итәме-юкмы икәнен миннән сорашты да, «рәхмәт» әйтеп, тынып калды.Тәүдә костюмының түш кесәсендәге гәзитне алып әйләндергәләп караштырган булды. Анда язылганнар белән монда килеп җиткәнче үк бераз таныш булдымы, кызыгын әллә ни тапмады, ахры. Ипләп кенә бөкләштергәләде дә яңадан урынына салып куйды. Миңа да кабат сүз катмады. Күз карашын тәрәзәләрдән күренгән якындагы катнаш урманга таба күчерде. Башка вакытларда да ул шулай утыргалаган, ахры. Гүя наратлар арасыннан кемнеңдер килеп чыгуын түземсезлек белән көтә иде. Менә ул болай борылды. Палатаның ябылып бетмәгән ишегеннән яңадан баягы җырның йөрәкләрне җилкендерүче моңы безнең күңелләрнең иң нечкә кылларына килеп сарылды.  Шунда ук тагын тынып калдык. Моңлы бу җыр икебезнең дә хисләрне үзенә тартты. Күпме генә тыңлап утырсак та туялмабыз, чиребезне дә оныттырыр төсле тоелды. Тик бераздан җыр тагын тукталды.

Менә яңа танышым миңа таба борылды һәм бераз гына тыңлап торгандай итте дә тирән сулап куйды.

– Туктады, җырлап бетермәде, – диде.

– Сез җырның ничек тәмамлануын беләсезме? – дип аңа карадым.Ул «әйе» дигәнне аңлатып баш какты. Бу миндә кызыксыну уятты һәм юлдашыма якынрак күчеп утырдым.

– Мөмкин булса, әйтегез әле бу җыр кем хакында, – дидем.

Ул тамак кырып алды да сөйли башлады.

– Кызның сөйгәне күрше авылдан була. Ул аны көтә-көтә дә килмәгәч, яратканы авылына үзе китә. Әллә берәр хәл булганмы? Белмәссең. Бөек Ватан сугышы башланган ел була бу. Илгә дошман ябырылып килгәндә батыр егетнең йөрәге түзеп торырмы? – дип уйлый күңеленнән. Кызның уе дөрескә чыга.

Валентин исемле бу егет  фронтка җибәрүләрен сорарга, районның хәрби комиссариатына киткән икән. Шуннан ул кайтып өлгермәгән әле. Кыз сөйгәне белән очраша алмыйча, күңеле тулып, кире авылына кайтып китә

Шат күңелле егет белән ул икенче көнне су буенда бик азга гына очраша. Кыз сөйгәненең кочагына чума. Кайнар иреннәр бер-берсеннән бик озак аерыла алмый.

– Мин фронтка китәм, – ди егет аны иркәләгәндә.

– Дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайт! – ди кыз аны озатканда.

Әмма озак та үтми сөйгәне юлыннан ул да атлый. Пуля яңгыры астында яралыларны сугыш яланыннан тылга алып чыга. Батырлыгы өчен медальләр, соңрак орден белән дә бүләкләнә.

Шулай бер алыш вакытында дошман безнең танкны яндыра. Аннан кара сөрем уралып зәңгәр күккә ургыла. Ә танкистлар әле  күренми. Әллә ярдәм кирәкме? Бәлки чыгу мөмкин түгелдер! Карап торып һәлак булуын көтәргәме? Кыз җаен табып,  янган танкка таба юнәлә. Барып җитәргә, исән калганнары бардыр, ничек тә ярдәм итәргә кирәк, дип уйлый.

– Беләсезме? – дип сүзен тәмамлады яңа танышым. – Санитар кыз үрмәләп барып җитеп, танк эченә керсә, анда сөйгән егете, Валентины. Каты яраланган, ярдәмгә мохтаҗ. Менә бит ул язмыш дигәнең ничек килеп чыга. Кызның кыюлыгы нәтиҗәсендә, яраткан кешесе белән танктагы башка сугышчылар да үлем тырнагыннан йолып калына.

Яңа танышым сөйләвеннән туктап, кулын куенына тыкты да, аннан ак рауза тартып чыгарды. Бөтәрләнмичә, нечкә сабагы сынмыйча анда ничек саклангандыр?

Массаж бүлмәсе ачылды. Ишектә  бер хатын күренде. Ял итүченең йөзе шат, күңеле күтәренке иде.

– Массажны болай әйбәт итеп ясаганнары әле беренче тапкыр булды, – диде ул һәм безнең яннан китеп тә барды.

– Аның янында чират көтүчеләр бетте ахры, – диде яңа танышым, башы белән ишеккә таба ымлап. – Бар, бүлмәсенә кер инде, синең чират җитте бит. Ә бу чәчкәне аңа тапшыр. Валентиннан диярсең. Ул үзе белер.

Мин эчке якка таба үттем. Ак ишекле бүлмә янындагы урындыкларга олы яшьләрдәге берничә хатын-кыз һәм култык таякларын стенага сөяп куйган яшь кенә егет утыра иде. Монысында чират җиткәнне көтәләр, ә эчтә тагын да бүлмә бар икән. Шул чак түр яктан кемнеңдер, бик ягымлы тавыш белән:

– Барыгыз, барыгыз, кадерлем. Сезгә башкача массаж кирәк түгел инде, әйбәтләнеп беттегез. Ә мине әнә башка авырулар көтә, – дигәне ишетелде. Эчке бүлмәдә аңардан нидер таләп итәләр иде ахры. Тавышына караганда монысы да хатын-кыз булса кирәк

– Юу-ук, массаж болай гына бетми әле, сез миңа тагын да ясарга тиешсез, – дип карышты ул.

– Менә сине караган врачың да моннан соң кирәкми дип сызып куйган, – дип тыныч кына аңлата иде баягы йомшак, ягымлы тавыш.

– Әәә, шулаймы?! – дип үзенекен ныкышты чәрелдек тавышлысы. – Барыгыз да бер чыбыктан куылгансыз. Мин баш врач янына бардым, тагын да барам алайга китсә. Ул күрсәтер әле сезгә, безнең кебекләрне бер саннамаган кебек кыйлансагыз, өйрәтер.

– Аннан да арырак барыгыз! – дип кырт кисте йомшак тавышлысы. Ишек ачылды да бу якка ап-ак халатлы билен билбау белән кысып буган, чал чәчле башына җыйнак итеп ал яулык бәйләгән, урта буйлы, бит һәм маңгаена кадәр эре шадра каплаган хатын күренде. Калын күз кабаклары җитез ачыла, ә шомырттай кара күзләре тишеп карагандай. Гүя алар күңел төбенә үтеп, анда ниләр ятуын белергә тели.

Калын иреннәр, ап-ак муендагы яра эзләре, кызарыбрак торган җөйләр аның сызлану һәм авыртуларны күп кичерүе турында сөйли. Ул безнең санатор-курорт кенәгәләрен алды да, таяклы егетне ияртеп, миңа көтәргә кушып, җиңелчә аксап кереп китте. Залга чыга торган ишекне ачып карады. Тәрәз янындагы агайны әллә күрмәде, әллә күреп тә искә алмады, аннан берни сорап тормады. Аның үз бүлмәсенә тыныч кына кереп китүен күргән теге черелдек хатын кенәгәсен сумкасына салгач, яулыгын йомарлап кулына кысты да, күзләрен зур ачып, йодрыгын төйнәде һәм: «Белермен әле мин сезне, барыгызның да астыгызны өскә әйләндерермен», – дип мыгырдана-мыгырдана шәп-шәп атлап чыгып китте.

Коридорда башка бүлмәгә чират көтүчеләр аның шулай итеп кыйлануына гаҗәпләнеп баш селкеп, гаепләп калдылар.

– Була бит кешеләр ә?

– Әйтмә дә.

– Дора Васильевнаны әйтәм, ул авыруларга әзме-күпме файдам тимәсме, җиңелрәк булмасмы, дип монда килгән.

– Җитмәсә бер тиен дә хак алмыйча, бушка эшли бит әле. Пенсиясен алып, өендә тыныч кына ял итеп ятарлык.  Ә ул каян кая монда килә дә безнең кебекләрне массаж ясап дәвалый. Әнә нинди олы җанлы кеше ул.

– Ничек, шул кадәр эшләп, хезмәт хакы алмыймыни ул? – дип сорарга ашыктым.

– Шулай, эшкә килгәндә миңа хезмәт хакы да түләмәссез, пенсиям дә җитә үземә. Эш хакымны җыеп саноторийга истәлекле берәр әйбер алып куярсыз, дигән. Менә бит ул кем. Администрация риза булган.

– Әйе шул, бик дөрес, – диде олы яшьләрдәге хатын, баш кагып. – Изгелекле кешеләрнең берсе ул. Тик мәхәббәттә генә уңмаган.

– Уңмаган? Әллә... – соравымны биреп бетәргә дә өлгерми калдым, янәшәмдәге хатын бәйнә-бәйнә сөйләп китте:

– Сез әллә ире белән аерылышканнармы дип сорарга телисездер инде, мөгаен. Юк, аның ире бөтенләй булмаган, тормышка чыгарга өлгермәгән. Мәхәббәт гөлләре чәчкә аталмый калган... Менә бит ул тормышта ничек тә була.

– Ә кем гаепле? – дип сорады арабыздан берәү. – Егете үлгәнме, әллә ташлап киткәнме?

– Юуук, алай түгел.Исән ул. Сугыш, барысына да шул каһәрле сугыш гаепле. Әле шул яшьлек мәхәббәте һаман да аңа көн саен чәчкәләр җибәрә.

Бу сүзләр миңа яшен суккандай тәэсир итте, әйтерсең лә йокымнан уянып киттем. Кулымдагы раузалар учымны пешергәндәй тоелды. Мин аларны кая куярга белми озак аптырадым, гүя шул ак чәчкәм бөтенесенә дә гаепле, тик ул гына. Ярый әле костюмның эчке кесәсенә гәзит салган идем, каяндыр шул келт итеп искә төште һәм, урынымнан торып, берьяк читкәрәк киттем дә ак раузаны төрдем.Озак та үтмәде, бүлмә эче янә җырга күмелде.

Без барыбыз да тагын тынып калдык. Дора Васильевна бая кайсы урында тукталган булса, җырны шуннан башлап җибәрде. Әйе, протез аяклы агай җырның эчтәлеген яхшы белгән икән.

– Ә син монда яңа кешедер әле? – дип әкерен генә эндәште янымда утырган хатын.

– Әйе.

– Дора Васильевна бу җырны үзе чыгарган, үзенең мәхәббәте турында, белдеңме? Танктагы яралыны алып чыкканда чәченә ут капкан, муенын снаряд ярчыгы тиеп яралаган. Шулай да егетен коткарган. Аннан соң да, ташлап китмәгән, госпитальдә эшләгән. Егете терелгәнче баш очына утырып саклаган. Операция ясаганда егетенә йөрәк канын да биргән, диләр. Сөйгәне терелгәч, өйләнешергә булалар. Тик ул чакта Гитлер мәлгүнь дөмекмәгән була әле. Безнекеләр күрше илләрне баскынчылардан азат итеп, Германиягә җиренә аяк басканда аның сөйгәне үз частен эзләп тапкан була инде. Алышларның берсендә егет яңадан каты яралана. Дора Васильевнага Валентинның хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр. Шулай да Дора Васильевна аны гомер буе көтә. Һәлак булуын йөрәге кабул итми.

Быел әле күптән түгел генә шушы ишек янында алар очраштылар. Ике йөрәк күпме сызланулардан соң яңадан кавышты. Күрү белән бер-берсен таныдылар.

– Валентин кадерлем! – дип Дора Васильевна аның муенына сарылды. Кочаклаштылар. Без ул көнне беребез дә аннан массаж ясатмадык. Икесенә сөйләшергә тулы ирек бирдек, борчып йөрмәдек. Тик беләсеңме, шул көннән соң аның яшьлек мәхәббәте булган Валентин Иванович бу бүлмәгә еш килә, әгәр үзе киләлмәсә – кем артыннан булса да рауза чәчкәсе җибәрә. Яңа гына өзелгән була ул, хәтта исе дә аңкып тора, каян аладыр.

Соңрак тагын шуны белдек. Безнең белән бергә Валентин Ивановичның якташы, яшьрәк кенә бер хатын да ял итте. Аның белән танышып, Валентин Ивановичның калган язмышы турында сорашып белдем. Ул каты яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. Аннан озак кына котыла алмый. Һөҗүм итеп фашистларны куып барган безнең гаскәрләр генә концлагерьдан бер төркем тоткыннар белән аны да коткара. Ләкин Туган илгә кайткач та, шактый вакыт тәфтишчеләр тикшерүенә дучар ителә. Ниһаять, «гаебен таныгач», кына аны ун елга сөргенгә җибәрәләр. Себер якларында вакыт тулгач та, байтак ел туган авылына кайтырга рөхсәт итмиләр. Башка җирләрдә яшәргә туры килә. Туган якларына кайтырга насыйп булганда яшьлектә сөйгәнен очрата алмый. Мәхәббәтенә тугры булып калган Дора Васильевна да дошман кулына эләккән егетне яраткан өчен эзәрлекләнә. Ул авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Нишлисең, ул замандагы тәртип шундый иде. Кешеләрнең кадере чебеннекеннән һич тә артык булмады. Язмышлар белән әнә шулай уйнадылар. Кемнәрнең генә бәхетен җимермәделәр.

Бүлмәгә массаж ясатырга мин иң соңгы кеше булып кердем. Шактый арыган Дора Васильевна юынгыч эленгән стенага яны белән сөялеп, кулын тастымалга әкрен генә сөртә иде. Мине күргәч тә, ул бүген эшендә артык, арыганын белдермәскә теләде бугай, тастымалын чөйгә элеп куйды да елмаеп, яныма килде. Елмайганда аның битләрендәге шадралары бөтенләй диярлек тигезләнә, кысык күзләре бераз очкынланып китә. Кыяфәте ничектер ягымлана төшә. Авыруларны күргән саен күңеле тагын да йомшара, аларга ярдәм итәргә ашыга, киенергә, чишенергә булыша.

– Тәүдә амәнәтне тапшырыйм әле, Дора Васильевна, – дип кулымдагы чәчкәне аңа суздым. – Сезгә дип җибәрделәр. Матурмы?

Ул «әйе» дигәнне аңлатып баш какты һәм чәчкәне вазадагы раузалар янына утыртты.

– Рәхмәт!

Кемнән икәнлеген сорашып тормады, беләдер күрәсең. Вазадагы ап-ак раузалардан карашын алмыйча шактый гына вакыт тын торды ул. Ниләр генә уйлады икән ул шул минутларда. Көтелмәгән бу очрашуны яңадан исенә төшердеме, әллә инде иртәгә язмыш алга тагын нинди яңа сынаулар  китерер икән дип уйладымы? Ничә еллардан соң очраган саф яшьлек мәхәббәте Валентинны күз алдына китердеме? Бәхетле булырмы алар киләчәктә?

Бер көнне кич аны бакчадагы диванда очрадым.

– Утыр әле, ял ит. Валентин Иванович шушында килергә тиеш, ул күренгәч яннан китәрсең, – диде Дора Васильевна, диваннан урын тәкъдим итеп.Шактый озак кына сөйләшеп утырдык без аның белән. Ул үзенең үткәнен искә алды. Ә карашы һәрвакыт Валентин Иванович килер якта иде. Үзе сөйли, үзенең игътибары олы юлда булды. Күрәсең, сүз куешканнардыр.

Дора Васильевна Миястә ялгыз яши. Пенсиядә. Фатиры әйбәт кенә. Кайвакыт менә шулай кешеләргә ярдәм күрсәтәсе килеп китә дә эш эзләп, монда килеп чыга, кайбер авыруларны үз өендә дә кабул итә. Сораганнарга массаж ясый. Әле менә бу шифаханәгә килеп чыккан. Үзе дә ванна керә, башка ниндидер дәвалар алгалый.

Озак кына утырдык. Вакыт узганны сизми дә калганбыз. Ял итүчеләр уеннан тарала башлады. Күктә җемелдәшкән якты йолдызлар һәм тулган ай аларны корпусларга кадәр озата барды. Якын-тирә тынып калды. Дора Васильевна көткән Валентин гына ай яктысында күренмәде.

Менә шулчак яныбыздан «Волга» машинасы җилдереп узып китте. Мин дә, Дора Васильевна да аның арткы утыргычында күп итеп раузалар тоткан Валентин Иванович белән бер хатын-кызны күреп, беразга өнсез калдык. Машинадагылар көлешә-көлешә нидер сөйләшеп бара иде.

– Вот ничек икән, кара син аны, кара син аны, – диде кинәт Дора Васильевна, айнып киткәндәй башын күтәреп. – Ул бит Мария Никитична, теге хатын белән без якташлар гына дип сөйли иде. Бүген шушында очрашырга киләм дип вәгъдә итте, ә үзе аның белән каяндыр кайта. Мәзәк!

 

*  *   *

Дора Васильевна миңа тыныч йокы теләп, аягына басты. Итәгенең бөкләнгән урыннарын кулы белән тигезләде дә кашларына төшә башлаган берничә ак чәч бөртеген бармаклары белән өскә күтәреп куйды. Болай да җыйнак йөзен тагын да матурлады. Дәваханәдә аның эше бетеп тора иде. Иртәгә каядыр ял йортына барачак. Анда мондагыдай эш турында сөйләшмәячәк, бәлки тик ял гына итәчәк. «Әллә ни бераз арып киттем. Батырга да ял кирәк ләбаса», – дигәләде соңгы вакытта. Шәһәрдәге бер ахирәтендә кунак булачак. Аннан туган якларын әйләнеп килергә исәпли.

Әнә, электр яктысында аның ялгыз гына атлаганы бик озак күренде. Валентин Ивановичның болай вәгъдәсендә тормавына һич тә боекмады, башын имәде ул. Гарьләнеп күз яшьләрен коймады. Йөрәгендә кайнаган сүзләрен шул минутта ук чыгарып чәчәргә ашыкмады.

Тик шунысын беләлмәдем, ул үз бүлмәсенә кайтып тормыйча кая баргандыр. Мин палатадагы иптәшләрем янына кереп, йоклап китәргә дә өлгермәдем, кемдер сак кына ишек шакыды. Барып ачсам, ни күрәм, ак раузаларын кулына тотып, каршымда кыенсынган йөзле Валентин агай тора иде. Аның артында елмаеп, бая машинаның арткы утыргычында безгә күренеп калган хатын баскан. Алар эчкә узмады, мине коридорга чакырдылар.

– Сезне Дора Васильевна белән эскәмиядә бергә утырып торганны күргәннәр, кая китте икән, белсәгез әйтегез әле, – диде Валентин агай, җиңелчә дулкынланып.

Мин башта ни әйтергә дә белмәдем. Әйтергәме, юкмы? Дора Васильевна миңа берни дә сөйләмәде. Ә үзем сорап калырга өлгермәдем. Кыска гына вакытта күңелдән төрле уйлар үтеп китте. Әйтергәме, юкмы? Сүзендә тормаган өчен Валентин Ивановичны җиңелчә генә булса да шелтәләп алыргамы? Нишләп очрашу урынына вакытында килмәгән, кайларда йөреп вәгъдәсен бозган соң? Менә бит бәләкәй генә аңлашылмаучанлык нинди хәлләргә китерә. Без аны сүзендә тормауда гаепләдек. Ә ул раузалар күтәреп килгән. Юкка түгелдер әле.

– Ул сезне көтте-көтте дә яшәгән бүлмәсенә китте, – дидем. Валентин Ивановичның якташы белән машинада кайтканын күрүебезне сөйләдем. Әмма ул сернең беразын үзе ачты.

– Шәһәргә барып чәчкәләр, тагын башка кайбер нәрсәләр алдык. Кайтканда машинабыз тискәреләнеп торды, дөресен әйткәндә, ватылды. Аннан тәгәрмәче тынын җибәрде. Вәт шуңа бераз соңладык.

Алар иртән тагын минем янга килде. Шифаханәдә Дора Васильевнаны таба алмаганнар. Мин аларга шәһәрдәге ахирәте турында әйткәч, икесенең дә йөзе болытлы көнне чыккан кояштай балкып китте. Бераздан каяндыр җиңел машина табып, мине дә үз яннарына утырттылар һәм без йөз километр ераклыктагы шәһәргә юнәлдек.

Беләсезме, соңгы сер шунда ачылып бетте. Валентин Иванович туп-туры безне Дора Васильевнаның ахирәте фатирына алып барды. Без эзләгән кешебезне шунда таптык. Үпкәләшүләр озакка сузылмады. Сөйләшә торгач, тиз аңлаштылар. Шуннан алар башкача аерылышмады. Шифаханәгә кайтып, аларның туй мәҗлесен оештырдык. Моннан алар туган якларына бергә кайтып киттеләр. Ә без аларны күп чәчкәләр бүләк итеп озатып калдык. Күңелдәге авырлык каядыр китеп, йөрәккә әллә ничек рәхәт булып калды. Барыбыз да җиңел суладык.

Тулпар.

Фото: liveinternet.ru