Инспекторның өч баласы ятим калган

Әбҗәлил районында янып беткән машина эченнән ир кешенең гәүдәсен тапканнар. Ачыклануынча, ул полиция хезмәткәре булып чыккан.

Бу хәл шушы көннәрдә Әбҗәлил районының Әлмөхәмәт авылында булган, дип хәбәр итә чыганак. “Лада Приора” автомобиле юл читендә торган. Машина эчендә аның хуҗасы, 35 яшльек ЮХХДИ инспекторы утырган.

“КП-Уфа” басмасы хәбәр итүенчә, урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткән чакта, бик соң була. Машина янып бетә, кеше үлә. Якынча мәгълүматлар буенча, ут чыгуның сәбәбе – автомобиль двигателенең кызуы. Әле гәүдәне суд медицина экспертизасына җибәргәннәр.

Ирнең абыйсы белдерүенчә, аның хатыны һәм өч бәләкәй баласы калган. Аның сүзләре буенча ул көчле, кыю һәм акыллы егет булган. “Беркайчан да кешене бәладә ташламас һәм ышанып булырлык дус иде”, – дигән ул.

“Ул хзҙмәткәр ялда иде. Әлеге факт буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тикшерү билгеләде. Хәлнең шартлары ачыклана”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.