Балтачлылар хезмәт ветераны Хәләф Гәрәйшин белән хушлашты...

Балтач районының ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Гомеренең күп елларын туган районында җитәкче һәм җаваплы вазифаларда фидакарь хезмәткә багышлаган хезмәт ветераны Хәләф Васфи улы Гәрәйшин каты авырудан 78нче яшендә арабыздан китте.

Хәләф Гәрәйшин 1942 елның 10нчы октябрендә Штәнде авылында дөньяга килә. 1965 елдан КПСС әгъзасы.

Хезмәт юлын 1960нчы елда Казахстан ССРында дала экспедициясендә эшчеләрне тәэмин итү бүлегендә йөк ташучы сыйфатында башлый.

1961 елда — Бөре дәүләт педагогия институты студенты. 1961—1964 еллар — Совет армиясе сафларында хезмәт еллары.

1968нче елда Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик хезмәт юлын Бакалы районының Туктагол сигезьеллык мәктәбе укытучысы сыйфатында башлый. 1969—1970нче елларда шул ук районның Мостафа урта мәктәбе укытучысы.

1970—1973 еллар — Балтач районының Югары Карыш урта мәктәбендә директор урынбасары.

1973—1975нче еллар — КПСС район комитетының оештыру бүлеге инструкторы.

1975—1987нче еллар — КПСС район комитетының оештыру бүлеге мөдире. Шул елларда КПСС район комитеты бюро әгъзасы, район Советы депутаты итеп сайлана.

1987—1990нчы еллар — 87 санлы Балтач авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесы директоры.

1990—1992 еллар —район Советы рәисенең беренче урынбасары.

1992—1993 елларда —район Хакимияте башлыгы урынбасары.

1993— 1998 еллар — районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы.

1998 елда “Колос” кооперативы коммерция буенча директор вазифасына кабул ителә.

2000 елның августында 87 санлы Балтач һөнәрчелек училищесына гомуми белем бирү дисциплиналары преподавателе итеп эшкә алына.

2001 елдан яшелчә, җиләк – җимеш төркеменә производствога өйрәтү мастеры итеп күчерелә.

2002 елдан хаклы ялга туктый.

Хәләф Гәрәйшин тормыш иптәше Рауза Нәгыйм кызы белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергән.

Хәләф Васфый улын гаделлек, намуслылык, таләпчәнлек һәм тәвәккәллек кебек матур сыйфатлар бизәде. Ул халык өчен яшәде, гомеренең асылын һәм мәгънәсен тырыш хезмәттә күрде.

Яхшы кеше, гаилә башлыгы, оста оештыручы, туган районы тарихында матур эз калдырган Хәләф Гәрәйшин турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

И.Ә. Субушев, Р.М. Вәлиев, , Ф.Ә. Хәбипов, Р.Ф. Акберов, Ф.Г. Рәхимов, Ш.М. Әхмәдуллин, А. Ә. Хәмитов, И.М. Вәлиев, Ф.Ф Акберов, Г.К. Сәрвәртдинов, Г.Ф. Фәтхуллин, Р.Т. Исламов, Ә.Г. Динисламов.