Балтач хатын-кызларын “Сугыш-хатын-кызлар язмышларында” дигән конкурста катнашырга чакыралар

“Башкортстан кызы” журналы һәм “Башкортстан Республикасы хатын – кызлар берлеге” төбәк иҗтимагый хәрәкәте Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш-хатын-кызлар язмышларында” дигән язмалар конкурсы игълан итә.

Башкортстан Республикасы Балтач районы муниципаль районынып хатын-кызлар советы шушы конкурсның район этабын иң яхшы әсәрләрне республика конкурсына сайлап алу өчен үткәрә.

Иң яхшы публикацияләр социаль челтәрдә, “Балтач таңнары” район гәзите битләрендә басылачак, иң яхшы өч эш “Башкортстан кызы” редакциясе каршындагы жюри каравына тәкъдим ителәчәк.

Мәкаләләрне 2020 елның 30 мартына кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк baltacharchiv@yandex.ru яисә муниципаль район архивына кертергә (архив мәгариф бүлеге бинасында урнашкан).

Конкурс турындагы нигезләмә белән "Башкортстан Республикасы хатын-кызлар берлеге” төбәк иҗтимагый хәрәкәте сайтында танышырга мөмкин http://www.uwrb.ru

Балтач районы хатын-кызлар советы район халкын Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үткәрелгән конкурска битараф калмаска һәм актив катнашырга чакыра.

Белешмәләр өчен телефон: 2-17-11.

Фото: liveinternet.ru