Балтач хоккейчылары Куедада көндәшләре белән очрашты

Балтачның яшь хоккейчылары Куедада узган турнирда икенче урын яулаган.

Куедада “Алкалы хоккей” турниры Ватанны саклаучылар көнендә узган.

Кәшәкә осталарын   ачыклау Иске Балтач авылы, Чернушка шәһәре җыелма командасы, Куеда бистәсе командасы — мәйдан хуҗалары  арасында барганы турында хәбәр итә чыгынак.

Балтач данын   бу тутрнирда  Балалар хоккей лигасы чемпионатында катнашучы хоккейчылар командасы яклаган.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны боз хуҗалары яулаган. Балтачлылар икенче урында. Чернушка шәһәре җыелма командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән.