Балтачта эшкуарлык үсешә

Узган 2019нчы елда Балтачта эшкуарлыкның 4 субъекты 10 эш урыны булдырып, грантлар алды. Грантларның гомуми суммасы 12 миллион сумнан артык.

«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерүгә» грант ярдәме бклән «Акбар» кооперативы җиңүче булды.  Грант суммасы 18 100 (унсигез миллион йөз мең) сум тәшкил итте.

Сөт продукциясе җитештерү цехын ачу тантанасында Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев  һәм Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.

Бүгенге көндә кооператив сөт продукциясе, сөт, кефир, ряженка, каймак җитештерә, аларга район, Нефтекама, Бөре, Борай, Тәтешле, Аскын районнары кибетләрендә ихтыяҗ зур.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районына эш сәфәре барышында “Акбар” кооперативындагы эш барышы белән танышты һәм кооператорлар эшенә уңай бәя бирде.    #нацпроектыБашкортостан

*Мәгълүматлар район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның 2019 ел йомгаклары буенча ясаган докладыннан.