Балтачлылар 2019 ел уңышларын барлады

Район мәдәният сараенда район Советының чираттагы 56нчы утырышы үтте. Аның көн тәртибенә “Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев „2019 елдагы үзенең һәм район Хакимияте эшчәнлегенә отчёт” доклады” дигән бер мәсьәлә чыгарылды һәм каралды.

Утырышта район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, республика Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, Дәүләт Думасы депутатлары Фәрит Ганиев һәм Илдар Бикбаев, республиканың муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнештә эшләү идарәлегенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү бүлеге баш киңәшчесе Урал Халисовлар катнашты.

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее алдыннан районда гомер иткән ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру — олы вакыйга. Утырыш эшен башлаганчы Илгиз Әхвәс улы һәм Рамил Рәмзил улы хөрмәтле ветераннар Хәнифә Фазлыйәхмәтова, Әхвәс Габдулхаков, Абзал Фазлыевларга “1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” дигән юбилей медальләрен тапшырдылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев „2019 елдагы үзенең һәм район Хакимияте эшчәнлегенә отчёт” доклады белән чыкты.

Докладта китерелгән саннардан күренүенчә, ел башына районда теркәлгән халык саны 18234 кеше.

2019нчы ел район икътисады өчен уңышлы ел булды, дип билгеләде Илгиз Әхвәс улы. Авыл хуҗалыгы тармакларында ит, сөт җитештерүдә,  иген үстереп алуда сизелерлек үсеш тәэмин ителгән. “Мичуринский” җәмгыятендә дуңгызлар саны 20 мең башка җиткерелгән, җәмгыятьтә 145 кеше эшли.

Инвестицияләр җәлеп итү буенча шулай ук балтачлылар узган елда уңышлы эшләгән. “Акбар” җәмгыяте моңа ачык мисал. Дүрт-биш төрдәге әзер сөт продукциясе җитештергән акбарлылар продукциясенә  Нефтекама, Бөре шәһәрләре, күрше районнар, үзебезнең район сатып алучылары арасында сорау зур.

Кошчылык — Балтачта шулай ук үсешкән тармак. Курач фермасында токымлы казлар санын 3000 башка җиткергәннәр. Экологик яктан чиста какланган каз түшкәсе һәм эретелгән каз мае, башка төр продукция күптән үзенең сатып алучысын тапкан.

Районда эшкуарлык эшчәнлеге үсешә. 309 эшкуарлык субъекты теркәлгән. Узган елда инвестицияләр җәлеп итүдә балтачлылар башка еллардагыдан аермалы буларак, аеруча актив эшләгән.

Районда уртача хезмәт хакы 28 144 сумга тиңләшкән.

Киләчәккә планнарга тукталып, Сәйтәк авылында врачлык амбулаториясе  төзеләчәк. Иванай — Көнтүгеш авыллары арасындагы юл асфальт капламы белән эшләнәчәк.

Ел дәвамында район Хакимиятенә 9501 документ кергән. Шулар арасыннан 47сенә инсидент порталы аша җавап бирелгән.

Халыкның сәламәтлеген яхшырту буенча районда күп эшләнә. Әлеге вакытта үзәк район дәваханәсе поликлиникасында гемодиализ үзәге булдыру эше алып барыла.

Районда 9 Бөек Ватан сугышы ветераны, 200дән артык тыл эшчәне яши. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында аларга аеруча зур хөрмәт күрсәтергә һәм авылларны үстерү, яшьләрне төпләндерү, инвестицияләр җәлеп итү буенча тагын да күрбәк эшләргә өндәде райондашларын Илгиз Әхвәс улы.

Отчёт доклады тыңланганнан соң карар проекты тыңланды һәм ул бертавыштан исәпкә алынды. Докладның тексты район Хакимиятенең рәсми сайтына урнаштырылачак.

Утырышта катнашкан кунаклар чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов озак еллар дәвамында салган фидакарь хезмәте өчен Фларит Хәбиповка министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев бер төркем балтачлыларны актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шулай ук бу көнне Илдар Зиннур улы  “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фәрит Глүс улы үзенең чыгышыннан соң тугыз кешене (шул исәптән, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевны) Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатлары белән билгеләде.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.