Күзәйдә күчмә медицина комплексы эшләде

26 Февраль, 2020 - 12:00

Күзәй авылы гражданнарын  күчмә медицина комплексы хезмәтләндерде.

Комплекс башлыча өлкән яшьтәге һәм авырлык белән хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтә.  Каралуга килгән башка категория гражданнарны да кире бормыйлар.

Карау оештырылган көнне күзәйлеләрне үзәк район хастаханәсе  белгечләре, участок терапевты  кабул итте.

Каралуга килүчеләргә диспансерлаштыру регламентына кергән барлык төр хезмәт күрсәтелгән.