Башкортстанда чәчүгә әзерлек башлана

Башкортстанда авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеге игътибар үзәгендә. Быелгы язгы чәчүгә республикада 12 мең трактор җәлеп ителәчәк.

Чыганакта китерелгән мәгълүматлар буенча, шуларның 2,2 меңе — чылбырлы тракторлар. Районнарда чәчүгә 10 мең трактор чәчүгә чыгачак, шуларның 4,8 меңе бу эш белән генә мәшгуль булачак. Алдан фаразлануынча, бу техника чәчүне 12-14 көндә тәмамларга мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булуынча, 2 миллион гектарга чәчү планлаштырыла. Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелгән. 2019 елгы уңыш җыюда республика илдә алдынгы урыннарны биләде. Агымдагы ел да бу җәһәттән уңышлы булыр, дип өметләнә аграрийлар. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: agroinvestor.ru