СССРның соңгы маршалы вафат булды

Бүген, 25 февраль, көнне Советлар союзының соңгы маршалы Дмитрий Язов вафат булган.

25 февральдә Мәскәүдә 96нчы яшендә Советлар Союзы маршалы Дмитрий Тимофеевич Язов вафат булуы турында хәбәр итә мәгүлүмат чыганаклары.

Дмитрий Язов Советлар Союзы маршалы исемен алган соңгы хәрби башлык һәм хәзерге вакытта шушы  дәрәҗәдәге  кешеләрнең соңгысы буларак билгеле иде.

Ул Омск өлкәсенең Язово авылында крестьян гаиләсендә туган.  1941 елның ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылган. Дмитрий Язов Бөек Ватан сугышы ветераны иде. 1942 елның июленнән 1945 елның маена кадәр Волхов һәм Ленинград фронтларында взвод белән җитәкчелек итә.

1987 елның маеннан 1991 елның августына кадәр ул СССР оборона министры була. «Бу чорда аның җитәкчелегендә Кораллы Көчләрнең  сугышчан әзерлеген күтәрү буенча  зур эш башкарылды. Ул җитәкчелек иткән чорда  совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән  чыгарыла.

Дмитрий Язов СССРда гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты эшендә  (ГКЧП) дә катнаша. Аның карары буенча 19 августта Мәскәүгә гаскәрләр керткәннәр, әмма оборона министры көч куллану турында боерык бирмәгән. 21 августта Язов хәрби көчләрне шәһәрдән чыгарырга боера һәм ГКЧПның  башка әгъзаларына СССР президенты Михаил Горбачев белән очрашу өчен Форска очарга тәкъдим итә, әмма Горбачев очрашудан баш тарта. 22 августка каршы төндә Дмитрий Язовны һәм ГКЧПның башка әгъзаларын Внуково-2 аэропортында кулга алалар.Фоторәсемнәр

Ул җитәкчелекне кулга алу максаты белән Ватанын саткан  кеше буларак гаепләнә.    1994 елның 7 февралендә Россия Президенты Борис Ельцин указы буенча аны хәрби хезмәттән чвгарыла. Шул ук елның  23 февраленд Дәүләт Думасы тарафыннан амнистияләнә. 1994 елның 6 маенда, Парламент карары нигезендә, ГКЧП  әгъзаларына каршы җинаять эше   туктатылган.

Дмитрий Язов ике тапкыр  Ленин ордены, шулай ук Октябрь Революциясе ордены, Кызыл Байрак ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены һәм башка бүләкләр  белән буләкләнгән.