Богданда “Жырлы авыл кичләре” концерты үтте.

Халкыбыз  борын-борыннан җыр-моңнан аерылмаган. Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Шушы  көннәрдә Богдан  авылында “Җырчы авыл” вокаль  иҗаты район конкурсы чикләрендә  җыр-моңга гашыйк Богдан авыл биләмәсе халкы тарафыннан әзерләнгән “Жырлы авыл кичләре” дип исемәнгән концерт программасы оештырылды.  

“Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын тапшыру өчен сәхнәгә  Богдан авыл биләмәсе вәкиле, ветераннар советы рәисе, хезмәт ветераны Габделкави  Мөҗипов һәм капсуланы кабул итеп алу өчен  Ялангач авыл биләмәсе вәкиле, яугир интернационалист  Данил Захаров күтәрелделәр.

Богдан  авыл биләмәсенең “Җырчы авыл” вокаль иҗаты район конкурсы чикләрендә “Жырлы авыл кичләре” дип исемләнгән концертында Иске Тимкә авылы “Акбузат” балалар бакчасы коллективы, мәктәп укучылар коллективы, Иске Тимкә, Богдан авылы хатын – кызлар һәм ир -атлар вокаль ансамбльләре җырларын тәкъдим итте. Богдан авылыннан Ленара Моҗипова, Ринат Хасанов, Миләүшә һәм Лениза Рамазановалар, Ильнур Гыйләҗев, Винария Әминева, Флария Солтанова, Иляз Гыйләҗев, Радис Зыятдинов, Иске Тимкә авылыннан Сөмбел Солтангалиева, Эльвира Зараева,  Зөфәр Нарытдинов йөрәк түрләреннән чыккан җырларын, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп, югары дәрәҗәдә башкардылар.

Жюри  әгъзасы  Дамир Хәмәтов фестивальдә катнашучы  җырчылар һәркайсы йолдызга тиң,- дип ассызыклап үтте.

“Җырчы авыл” вокаль  иҗаты район конкурсының штандартын Богдан авыл биләмәсе башлыгы   Лениза Рамазанова  Ялангач авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы Лема Мухсиновага тапшырды.

Богдан авыл биләмәсе  җырчысы   Ренат Хәсәнов белән берлектә  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән фестивальнең төп җыры башкарылды.

“Халык отазлары” күргәзмәсендә Гөлфинә Галиханова, Фәйрүзә Әсләмоваларның кул эшләре, оста куллы Ренат Хасановның агачтан эшләнгән җиһазлары, Илсөяр Отмахованың күзнең явын алып торырлык беләзекләре, Винария Әминованың, Зәнфирә Вәлиеваның пешергән тәмле ризыклары урын алган. Ә бу исә Богдан авыл биләмәсендә тырыш, уңган, сәнгатькә гашыйк халык  яшәвен исбатлый.

Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган салют белән тәмамлнды әлеге фестиваль.

Җырларда халкыбызның үткәне,  бүгенгесе һәм киләчәге чагыла,  күңелләрне нечкәртеп, җанга рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә. 

  

Газим ТАЛИПОВ фотолары.