Мишкә авыдында “Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын тапшыру тантанасы үтте.

19нчы февраль көнне Мишкә  авылында “Җырчы авыл” вокаль  иҗаты район конкурсы чикләрендә  җыр-моңны үз итүче, сәнгать сөюче Ялангач  авыл биләмәсе халкы тарафыннан әзерләнгән концерт программасы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын тапшыру тантанасы үтте.  

Ялангач авыл биләмәсе вәкиле, яугир интернационалист  Данил Захаров көндәшле авыл биләмәсе вәкиле, ветераннар советы рәисе Файзелгаян Нарытдиновка  “Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын тапшырды.

Концерт  барышында үз осталыкларын күрсәткән Һәр образ уйланылган, һәр чыгыш үзенчәлекле. Кечкенә балаларны, урта яшьтәге һәм өлкән буын вәкилләрен берләштергән бу чара. Авыл биләмәсендә күп милләтле халык дус, тату мөнәсәбәттә гомер кичерә. Концертта милли киемнәргә өстенлек бирелде. Чылбыр мари халык биюе чарага   аерым ямь өстщде.  Җырларга кушылып җырлап, рәхәтләнеп күңел ачып, һәрбер җырчыны көчле алкышларга күмде тамашачы.

Фестивальнең тантаналы мизгелләренең берсе —  “Җырчы авыл” вокаль  иҗаты район конкурсының штандартын тапшыру иде.  Ялангач  авыл биләмәсе башлыгы   Расих Гафурҗанов штандартны Көндәшле  авыл биләмәсе башлыгы  Илгиз Сәхиповка  тапшырды.

Гадәттәгечә , барлык  катнашучылар башкаруында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән фестивальнең төп җыры яңгырады.

Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган салют белән тәмамлнды фестиваль.

Күпме генә вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Сугыш... миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.