Балтачта көпчәк маньягы барлыкка килгән

Балтач район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре көпчәк  маньягын эзләү белән шөгыльләнә.

Иске Балтачта “көпчәк”  маньягы барлыкка килгән. 24 февраль төнендә билгесез бер кеше ихаталар алдында калдырылган автомашиналар көпчәкләрен тишеп, ләззәтләнеп йөргән.

Әлегә булган мәгълүматларга  караганда, уннан артык машина маньяк кулларыннан зыян күргән.

Башлыча Иске Балтачның  Аэропорт микрорайоны, Энергетиклар, Тынычлык урамнарында яшәүче автоһәвәскәрләргә мәшәкать тудырган билгесез җинаятьче.

Маньякны бер урында  видеокамера төшереп алган. Язмадан күренүенчә, исерек хәлдәге,  билгесез егет көпчәкләрне без ярдәмендә тишә.

Чит кешегә хөсетлек эшләп ләззәт таба торган мондый маньяк башка төрле җинаять тә кылмас, дип беркем дә гарантия бирә алмый.

Зыян күргән аввтомашиналар хуҗалары шиномонтаж чыгымнарын маньяктан каплаттыру ягында. Тик моның өчен җинаятьчене тоткарлыйсы бар.

Полиция хезмәткәрләре эзләү белән шөгыльләнә.

*                                  *                                     *

В Старобалтачево в ночь на 24 февраля неизвестный проколол колеса припаркованных возле дворов автомашин.

По имеющимся   данным, более десяти машин пострадали от рук маньяка.

В основном неизвестный преступник доставил хлопоты автолюбителям, проживающим в микрорайоне “Аэропорт”, на улицах Энергетиков, Мира.

В одном месте действия маньяка зафиксировала видеокамера. Как видно из записи, пьяный, неизвестный парень с помощью шила прокалывает колеса.

Сегодня прокалывает колеса, а если завтра совершит более серьезное преступление!

Владельцы пострадавших автомашин заинтересованы в возмещении ущерба.

Сотрудники полиции разыскивают преступника.