Балтач кызы Русия беренчелегендә җиңү яулаган

Балтач кызы Азалия Хәмәтнурова армрестлинг буенча Екатеринбергта узган Русия чемпионатында җиңү яулаган.

18-23 февраль көннәрендә Урал башкаласы—Екатеринбургта  21 яшьтән өлкән булмаган спортчылар арасында армрестлинг буенча Россия чемпионаты.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткән көннәрдә  Екатеринбург Россия армспорты башкаласы  булып торды. Бөек  Җиңүнең 75 еллыган багышланган ярышларда Россия Федерациясенең 40тан артык субъектыннан 600 иң көчле  атлет катнашты.

Төп көрәш Дагыстан, Башкортстан, Татарстан, Төньяк Осетия, Мәскәү, Санкт - Петербург һәм, әлбәттә, Свердловск өлкәсе җыелма командалары арасында узды.

Ярышларны Мәскәү шәһәре армспорт феерациясе вице- президенты Илья Пармонов хөкем итте.

Русия чемпионатында   Балтач  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер Айваз Сафутдинова җитәкчелегендә шөгыдҗләнүче яшҗ спортчылар да катнашты. Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбеннән  Азалия Хәмәтнурова үз авырлык категориясендә җиңү яулаган.

Азалия 50 килограммга кадәр авырлыкатагы кызлар арасында Алания Республикасыннан Алана Тадиевага каршы чыккан.  Нәтиҗәдә, райондашыбыз  көндәшеннән көчлерәк булып чыккан.

Ил беренчелеге нәтиҗәләре буенча җыелма команда формалаштырылачак, ул 2020 елның маенда Венгриягә - Европа беренчелеге, ә быелның сентябрендә Грузиягә дөнья беренчелеге ярышларына  барачак.