Балтач үсмерләре үзәк иктапханәгә батырлык дәресенә җыелды

21 Февраль, 2020 - 12:00

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Балтач үзәк китапханәсендә батырлык дәресе үткәрелде.

“Батырлык. Кыюлык. Дәрәҗә” дигән дәрескә авыл хуҗалыгы көллияте укучылары чакырылды.

Балалар XI гасырдан алып безнең көннәргә кадәр тарих битләре буйлап сәяхәт кылдылар: беренче баһадирлар һәм аларның заставалары, кенәз Александр Невский һәм Чуд күлендәге сугыш, Генералиссимус Суворов һәм аның көрәшләре, Бөек Ватан сугышы һәм хәзерге заман армиясе турында белделәр.

Дәрестә Рус халкының бөек батырлыклары турында шигырьләр яңгырады. Балалар "армия калейдоскобы" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "хәрби техника", "разведчиклар", "хәрби хезмәткәрләр" конкурсларында катнаштылар. Руслан Халиков башкаруында катнашучылар адресына музыкаль котлау яңгырады. Барлык экскурсия слайд-презентация белән үрелеп барды. "Изге эш — Ватанга хезмәт итү" дигән китап күргәзмәсе һәм төрле гаскәрләрнең хәрби киемнәр күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты.

#23февраля #ДеньзащитникаОтечества #Балтачевскаябиблиотека