Балтачта Халыкара туган теле көнендә диктант яздылар

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе укучылары Халыкара туган теле көнендә рус, башкорт, татар телләрендә диктант яздылар.

Бүген, 21 нче февраль,  Халыкара туган тел көне. Бу көн Берләшкән Милләтләр оешмасы   карары  белән  Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә.

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан иткән. Беренче тапкыр  ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелгән.

Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла.

Бу көнне,  ана теленә хөрмәт белдереп, Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә  укучылар рус, башкорт һәм татар телләрендә диктант яздылар.

Диктант  тексты эшче-крестьян Кызыл Армиясенең 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Мингали Шәйморатовның тормыш һәм хезмәт юлы турында иде.

Биремне укучылар уңышлы үтәде, дип хәбәр итә чыганак.