Иске Янбай авылы халкы кичләрен скандинавларча йөри!

Иске Янбай авылында соңгы елларда скандинавларча йөрүчеләр саны күренеп арта.

Җәен дә, кышын да кулларына таяклар тотып йөрүчеләр очраса беркем дә гаҗәпләнми, чөнки соңгы елларда скандинавларча йөрү авыл җирендә дә бик популярлашып китте.

Әлеге спорт төре өлкәннәрдә генә түгел, урта буын кешеләре һәм яшьләрдә, балаларда да кызыксыну уята.

—Иске Янбай авылы өлкән яшьтәге хатын кызлар башлап җибәргән бу спорт төренә урта яшьтәгеләр, ир-атлар да теләп кушылды. Кичке якта берәмләп тә, күмәкләп тә йөрүчеләрне күреп күңел шатлана. Димәк, авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бергә йөрегән чакта бу спорт төренең файдасы турында әңгәмәләшеп алабыз. Скандинавларча йөрү баш миенә, йөрәк- кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта икән. Таякларны дөрес итеп сайлап алу үзенчәлекләре дә бар, диләр. Ә авылдашлар белән әңгәмә кору, бергәләшеп йөрү араларны якынайта, күтәренке кәеф бирә, хәтта шигъри юлларда чагылыш таба, — ди Иске Янбай авылындагы заманча китапханә мөдире Рәзинә Ханова.

Рәзинә Ханова фотолары.