21 Февраль, 2020 - 18:00

Матур датада — 2020 елның 20 февралендә Башкортстан ЗАГС-ларында 260тан артык пар никахларын теркәде, дип хәбәр итте республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы. Балтач районында исә бу көнне бер пар, ә икенче матур датада( 22.02.2020) ике пар заколы никахка керә.

Уфада 100дән күбрәк яшь пар чәчләрен чәчкә бәйләде.

Моннан алда агентлык «дүрт ике саны булган көндә» өйләнешергә теләүчеләрнең күп булуы турында хәбәр иткән иде.. Яшьләр шундый «матур даталар»ны тылсымлы дип исәпли, бу көндә нык һәм бәхетле гаиләләр корыла дип ышана.

Туй көне өчен киләсе шәп вариант бу шимбә — 22.02.2020.

Чыганак: