Иске Балтач авылы ир-егете Илшат Сафиуллин бүген дә халкына хезмәт итә

Иске Балтач элемтә узелы монтёры Илшат Сафиуллин адресына халыктан җылы сүзләр генә ишетелә.

Ишле гаиләдә үсә Илшат. Җиде балалы Рәфинә һәм Фәнис Сафиуллиннарның  иң өлкән баласы булып Шәвъяды авылында дөньяга килә...

1993нче елда Нефтекама шәһәрендә  9нчы сыйныфны тәмамлагач гаилә Иске Балтачка күченеп кайта. Илшат  87санлы Балтач һөнәрчелек училищесының тракторчы-машинист, водитель һөнәрләренә ия булу, урта белем алу исәбе белән укырга керә. Һәм берничә һөнәргә ия була.

Армия хезмәтенә чакырып повестка килгәч:

— Улым, яхшы хезмәт ит, исән-сау гына йөре, йөзгә кызыллык китермә, — ди Фәнис абый, улын озатканда.

Илшаты хезмәттә дә сынатмый. Әйбәт хезмәте турында белдереп язылган Рәхмәт хатларын укыганда ата кеше берчә куанып, берчә борчылып шатлыклы күз яшьләренә ирек бирә. Рязань өлкәсендә үткән хезмәттә ике ел гомере сизелми дә. Хезмәт чыныгуы алган егет кайту белән  районның 1998 елда “Сельхозхимия” берләшмәсе базасында төзелгән “Балтач МТС”ы предприятиесенә водитель-газ слесаре булып эшкә урнаша.

— Ул чакта газ кертү массакүләм алып барыла иде,— ди Илшат Фәнис улы эшләгән елларын хәтерләп.— Предприятиенең һәр тармагын табышлы итү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән чаклар күп булды...

Биредә автомобиль транспорты, техника паркы, механикалаштырылган отряд, ремонт хезмәтләре аеруча табышлы булды, газ кертү участогы, тегермән хезмәте дә шактый акча кертә. 2001 елда  предприятиенең базасын ныгыту һәм икътисади хәлен яхшырту максаты белән “Райсельхозтехника” муниципаль  унитар предприятиесе белән кушылып янә эреләтелде. Гомумән, предприятиенең техник куәте ныгыган елларда хезмәт сала Илшат...

Аннары механикалаштырылган күчмә колоннада балта остасы, слесарь - монтажник булып эшли. Тик биредә предприятие ябылу сәбәпле, эш урыннары бетерелә...

Бар эшкә дә җитез тотынган, җиренә җиткереп башкарырга күнеккән  Илшат Фәнис улы 2008 нче елдан  “Башинформсвязь “ ачык акционерлар җәмгыятенең Балтач участогында  электромонтер хезмәтендә.

Шушы елларда замана җилләре элемтә өлкәсенә дә кагылмый  калмады, зур үзгәрешләр кичерде...

Күпкырлы тормыш-яшәешебезгә элемтә хезмәтенең роле бик зур, хезмәт күрсәтү төрләре бихисап. Җәмгыятебез өчен мөһим һәм халыкның көнкүрешендәге таләп ителгән хезмәтләрнең берсе буларак санала ул. Район элемтә участогы хезмәткәрләре үз эшләрен җаваплылык тоеп башкарырга күнеккәннәр.

Әйе, заманалар үзгәргән саен, биредә дә традицион эшләрдән тыш, халыкка  күптөрле башка хезмәтләр дә күрсәтелә, аларның төре дә, планнар да елдан-ел арта бара. Илшат Фәнис улы үзенә тапшырылган элемтә хезмәтләре күрсәтүгә, планнарын арттырып үтәүгә зур тырышлык сала.

—  Участогыбызда бүгенге көн таләпләренә җавап  бирерлек тырышлык салып эшләгән, халык рәхмәтенә лаеклы күпләрнең берсе ул Илшат Сафиуллин. Хезмәт сөйгән мактала бездә ,—ди җитәкчесе Нәфис  Сәетов.— Аның үз эшенә җаваплы каравы, хезмәт күрсәтү буенча планнарын арттырып үтәве, үз эше остасы, гаиләсендә дә үрнәкле гаилә башлыгы булуы, гомумән аның эшеннән канәгатьләнүен белдерде. Хезмәттәшләре дә Илшат Фәнис улы турында җылы фикердә.

Аңа  кешедән  рәхмәт ишетүе, аеруча олы кешеләрдән, бигрәк тә кадерле. Яңа технологияләргә корылган заманада аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны бихисап, олымы ул, кечеме, берсенең дә сүзен кире какмый торган белгеч ул...

Электромонтёр, үз эше остасы Илшат Сафиуллинның тырыш хезмәте җитәкчелектән бәйрәм саен  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре белән билгеләнә, бер елны  рәсеме “Башинформсвязь” ачык акционерлар җәмгыятенең Уфа шәһәрендәге Мактау тактасында тора.

Илшат, тормыш иптәше, Начар авылы кызы Рәшидә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшидә  “Буратино” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып уңышлы эшли.

Өченче балаларын планлаштырганда “Һәр бала бәхете, үз ризыгы белән туа, үзем дә ишле  гаиләдә үстем, берүк алып кайтабыз,”— ди сөеклесенә. Өй балалы булганга ямьле ул , дип тә өстәп куя... Гаиләдә татулык, бер-береңне бер сүздән аңлау хас аларга. Бу билгеле, ата-анадан үрнәк алып үскәнгәдер. Әйе, тормыш көткәндә, балалар үстергәндә өлкәннәр тәҗрибәсе, акыллы киңәше бик ярап куя.

— Ата-аналарыбызга охшарга тырышабыз, алар безгә гаиләдә ничек яшәү үрнәген күрсәтте , — ди үзләре дә матур тормыш корган Сафиуллиннар горурлык кичереп.

...Халык мәнфәгатен кайгыртуда хезмәт салган, күңел биреп  башкарган Илшат Фәнис улы Сафиуллин һәр иртәдә яраткан хезмәтенә юллана...

Розалия ГАЛЛӘМОВА.