Балтач укучыларының тешләре сәламәт булачак!

21 Февраль, 2020 - 12:00

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Күтәрел!” проекты тормышка ашырыла. Аның бер юнәлеше “Сәламәт елмаю” дип атала.

Хәтергә төшереп үтик: “Мәгариф” милли проекты Федераль проект һәм программалар чикләрендә “Заманча мәктәп”, “Һәр укучының уңышы”, “Һәр укучыга яңа мөмкинлекләр” кебек федераль проектлар тормышка ашырыла.

Ә 2019 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләрендә “Күтәрел!” дигән мәгариф проекты кертелде. Яңа проект өлкән сыйныф укучыларының бар яклап та үсешкән, социаль юнәлешле шәхесләр булып формалашуына, шәхси тормышка ныклы әзерлек белән килеп, киләчәктә үз-үзләрен табуга юнәлтелгән.

Белем учагының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раиль Әхмәтов белдерүенчә, мәктәптә электән стоматология кабинеты булган. Быел  тулысынча аның җиһазлары яңартылган.

—Махсус кабинетка үзәк район хастаханәсе аша стоматолог кабинеты эшчәнлеген башларга лицензия алыначак. Ул чагында үзгәреп торган график буенча дәваханәнең балалар стоматологлары белем учагына (алдан кабул ителгән заявкалар буенча) килеп укучыларның тешләрен дәвалаячак, — дип ачыклык кертте мәктәп директоры Эльмар Галимҗанов.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында булдырылган стоматолог кабинетынде районның барлык мәктәпләрендә белем алучы укучыларның да дәвалану мөмкинлеге булачак. #регпроекты#региональныепроекты

Эльмар Галимҗанов фотолары.