Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре республика флешмобына кушылды

Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган  республика  флешмобына кушылды.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе «Хезмәт иттек  һәм хезмәт итәбез» дип аталган флешмоб игълан иткән. Флешмобка Балтачның ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кушылды.

Илүс Алфит улы Хәмитов полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы. 1987 елның маеннан 1989 елның маена кадәр СССР  Кораллы көчләр гаскәрләрендә хезмәт итә.  Сержант дәрәҗәсендә запаска чыгарыла. 2000 елдан башлап Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеген җитәкли.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты   Рөстәм Ришат улы Шәрипов.   2015-2016 елларда   Россия Федерациясенең Һава-космик көчләре гаскәрләрендә хезмәт итә. Архангельск өлкәсе, Мирный шәһәрендә ("Плесецк" Космодромы») 1 нче дәүләт сынау космодромында гаскәри бурычын үтәгән.