Балтачта фермерлык хәрәкәте үсеш ала

Балтачта янә ике фермер үз эшен җәелдерергә  җыена.

Алар үзләренең  бизнес-проектларын район Хамкимиятендә узган “Эшмәкәрлек сәгате”ндә тәкъдим иткән.

Беренче бизнес-проект сөтчелек юнәлешендә  эш җәелдерүгә  юнәлдерелгән. Эшмәкәрнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы  чылбырлы  һәм көпчәкле  тракторлары бар. Шулай ук 30 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мал торагы   бар.  Фермер  ике  эш урыны булдыруны  планлаштырыла. Токымлы мөгезле эре  терлекләр, МТЗ-80 тракторын сатып алу,  бина төзү өчен  Агростартап проекты чикләрендә ярдәмгә исәп тота.  Шулай ук   хуҗалыгын алып бару өчен 50 гектарга кадәр пай җирләрен   милек  сыйатында  рәсмиләштерүдә ярдәм сорый.

Икенче бизнес-проект тулы циклы сугым цехын булдыруга юнәлдерелгән. Эшкуар 3-10  кешегә эш урыны булдырырга  планлаштырыла. Эшмәкәр җитештерү цехы өчен 110 квадрат метрдан да ким булмаган бина һәм сугым цехы төзү өчен җир сорый.

Җаваплы шәхесләргә  үз эшен җәелдерергә теләге булган  фермерларга теләктәшлек күрсәтеп,  республика һәм федераль проектлары чикләрендә ярдәм күрсәтергә кушылды.

Инстаграм.