Балтач районы гражданнарын Дәүләт Думасы депутаты кабул итәчәк

Балтачлылар 25 февраль көнне Русия Федерациясе  Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Зинур улы Бикбаевка   мөрәҗәгать      итә алачак.

Бу көнне депутат Иске Балтачта  гражданнарны кабул итә.

Гражданнарны кабул итү  “Гаиләләрне кабул итү бүлмәләре”  чикләрендә оештырыла.  Ул Русия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасына юлламасын тормышка ашыру мәсьәләләренә  багышлана.  Балалары булган гаиләләргә  социаль ярдәмнең яңа  төрләре,  ана капиталын файдалану  темасы күтәреләчәк.  Шулай ук  гражданнарның итотека кредитын  рәсмиләштергәндә килеп туган проблемалар  тикшереләчәк.

Кабул итү Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең утырышлар залында үтәчәк. Гражданнарны кабул итү  09.30 сәгатьтә башлана.

Сораулары булган балтачлылар  Русия Федерациясе  Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Зинур улы Бикбаевка    мөрәҗәгать итә ала.

(Фото архивтан).