Балтач сәхнәсенә Әхнәф Харисов кайтты!

20 Февраль, 2020 - 18:00

“Башкортстан энҗеләре” республика конкурсының зона этабында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең “Тамчылар” түгәрәге әгъзалары Гран-при яулады.

“Тамчылар” фольклор-театраль иҗат түгәрәге Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә 2010 елдан эшләп килә. Җитәкчеләре — башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, Русия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре Гөлчирә Хөрмәт кызы Мөкыймова, педагог-оештыручы Зифина Илүс кызы Әхмәдуллина.

Быелгы елда “Тамчылар” фольклор-театраль түгәрәге Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучылары белән дә тулыландырылды. Икенче мәктәп укучылары җитәкчесе — Гөлфирә Дилдар кызы Хәсәнова.

Әле күптән түгел Балтач районында “Башкортстан энҗеләре” конкурсының зона этабы үтте. Конкурсның темасы “Рухи байрак — синең исемең” дип аталды. Республиканың күренекле 100 шәхесенә багышланды ул.

Зона этабында “Тамчылар” әдәби иҗат түгәрәге әгъзалары Гран-при яуладылар. Алар март аенда Әлшәй районында үтәчәк республика конкурсында катнашачаклар.

Балтачлылар чыгышы якташыбыз, филология фәннәре докторы Әхнәф агай Харисовка багышланды. Ундүрт яшендә авылдан чыгып китеп, биек үрләр яулый ул. Башкортстандагы беренче филология фәннәре кандидаты була. Ул филология фәннәре докторы. Башкорт халык иҗатының 18 томын җыеп бастыруга зур өлеш керткән галим.

—Безнең укучыларыбыз сәхнәдә Әхнәф Харисовның бала чагын, үсмер чагын бик чагу яктырттылар, — ди Гөлчирә Хөрмәт кызы. — Әхнәф Харисов ролен “Тамчылар” фольклор-театраль түгәрәгенең иң актив әгъзасы, республика конкурсларында “Актер осталыгы” номинациясендә җиңүче, 1нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Тимур Әхмәдуллин уйнады. Ул Әхнәф Харисовны тулысы белән ачып бирде.

Әхнәф Харисовның әнисен 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы  Карина Хәбирова уйнады. Аның уйнавы, аналарча хәстәр күрүе укучыларга бик ошады.

Әхнәф Харисовның энесен 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Марат Абдрахманов уйнады. Ул башкорт халык җырларын оста башкаруы белән залдагыларны таң калдырды.

Түгәрәк әгъзалары думбырада, кубызда, курайда уйныйлар. Төрле йола бәйрәмнәрендә актив катнашалар.

Җитәкчеләр — Гөлчирә Мөкыймова, Зифина Әхмәдуллина, Гөлфирә Хәсәнова район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Спектакльне сәхнәләштерүдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе музеенда сакланган тарихи экспонатлар — борынгы милли киемнәр, халыкның көнкүреш кирәк-яраклары кулланылды.

Газим ТАЛИПОВ, Дания ГАЛЛӘМОВА фотолары.