Көмьязы авыл китапханәсендә “Урал батыр” эпосын өйрәнәләр

20 Февраль, 2020 - 15:00

Көмьязы авыл китапханәсе “Урал батыр “Башкорт халык эпосын укыйбыз” I төбәкара акциясендә катнаша.

Бу чара 2020 елда VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерләнү чикләрендә “Туган телгә 100 адым” проектын тормышка ашыру йөзеннән үткәрелә.

Укытучылары Радмила Әхмәтова белән килгән яшь китап укучылар өчен китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышлап "Урал - батыр эпосын укыйбыз" дип исемләнгән фольклор дәресе үтте. Чара барышында китапханәче Гөлнара Солтанова балаларны “Урал батыр” эпосы белән таныштырды, кыскача Батырның батырлыклары турында сөйләде.  Чара барышында яшь укучылар үзләре башкорт һәм рус телләрендәге эпостан өзекләр укыдылар. Чара ахырында балалар эпоска иллюстрацияләр белән пазллар җыйдылар, соңыннан "Урал - батыр" мультфильмын карадылар.

#Уралбатыр #Читаемэпос#регпроекты

Гөлнара Солтанова фотолары.