Балтач районы авылларына юл өзеклеге булганы юк

Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләренә быел юлларның яхшы торышын һәм сакланышын тәэмин итү өчен күп тырышлык салырга туры килде.

Быел башка еллардагыга караганда  җир өстендә кар түшәге калын булмаса да, кыш  үзенең холкын да күрсәтеп тора. Гадәттә, февраль  бураннарсыз үтми.

Барыннан да бигрәк быелгы кыш һава температурасы ягыннан тотрыксыз килүе белән үзенчәлекле булды дип әйтерлек.  Бүген салкын булса, икенче көнне җепшек кар катыш яңгыр ява.  Ә моңардан юлларда, беренчедән, бозлавык барлыкка килә. Температура тотрыксызлыгы юлларның өслеге бозылуга да китерә.   Гомумән,  кыш көннәрендә юлларны йөрерлек дәрәҗәдә тоту, аларның сакланышын тәэмин итү максатында  юл  хуҗалыгы хезмәткәрләренә тырышлыкны күп салырга туры килә.

Район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе карамагындага юлларның гомум озынлыгы 420,4 километр тәшкил итә.

Проблема булган участоклар юк түгел. Гадәттә, кар  көртләрен күпләп салу      өстенлек итүче җилгә аркылы урнашкан юлларда  күзәтелә.

— Соңгы бураннардан соң Начар—Кизгәнбаш, Кызыл Восток – Чуртанлыкүл авыллары арасындагы юлларны көч-хәл белән кардан чистарттык, -- ди  Рамил Гыйльмияров,   механизаторларның юл өзеклеге булдырмау мәсьәләсенә җаваплы каравын билгеләп.

Предприятие хезмәткәрләре озакламый юлларда чокырларны тигезләү эшләренә күмеләчәк.  Быел республика буенча бу эшне 1 марттан башлап җибәрү бурычы куела.  Юл төзү һәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре җәйге чорда юллар төзү һәм ремонтлау өчен  материал туплау белән дә шөгыльләнә.

(Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең кышкы чордагы тырышлыгы турында тулырак язма белән  "Балтач таңнары" битләреннән танышырсыз).