Балтачта балыкчылар ярышы кичектерелә

Балтачта балыкчыларның бәкедән балык каптыру буенча  ярышы кичектерелә.

22 февраль көнне Иске Балтачта, Танып елгасында,  балыкчыларның  бәкедән балык каптыру буенча  район ярышы узачагы турында сайтыбызда бәян иткән идек.

Ләкин һава шартлары ярышлар планына үзгәреш кертте.  Көннәрне җылытты. Республика киңлекләрендәге  бер сулыкта  бу көннәрдә күңелсез хәл дә теркәлде.

Боз ватылып, балыкчыларның суга төшү хәвефе ихтималын исәпкә алып, чараны оештыручылар  ярышларны кичектерергә булды.

22 февраль көнне Иске Балтачта,  Танып елгасында,  балыкчылар ярышы булмаячак!

*                                   *                                    *

В связи с теплыми погодными условиями,  районные   соревнования по рыболовному спорту,    запланированные на 22 февраля , отменяются.