Балтач торак–коммуналь хуҗалыгы махсус бригадасы суүткәргечтәге авария нәтиҗәләрен бетерде

Балтач торак–коммуналь хуҗалыгы җәмгыятенең авария нәтиҗәләрен бетерүгә махсуслашкан бригадасы эшчәннәре Иске Балтач авылы халкын су белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмый авария нәтиҗәләрен бетерде.

Иске Балтач авылының Энергетиклар һәм Пушкин урамнары кисешкән урынында суүткәргеч торба тишелеп су җир өстенә чыкканлыгын хәбәр иткән идек.

Бу хәл район Хакимиятенең Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә җиткерелде. Шалтыратуны кабул иткән диспетчер Эльвира Хаҗеева тиз арада хәбәрне махсус хезмәтләргә җиткергән. Балтач торак–коммуналь хуҗалыгы җәмгыятенең авария нәтиҗәләрен бетерүгә махсуслашкан бригадасы эшчәннәре көн дәвамында халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырмый авария нәтиҗәләрен бетерде.

Автор фотосы.