Калтасы районында кешеләр үлеменә китергән янгын теркәлгән

19 Февраль, 2020 - 12:00

Бүген, 19 февраль көнне,  Калтасы районы Калегино авылында янгын нәтиҗәсендә ике кеше гомере өзелгән.

19 февраль  иртәсендә   авылның Совет урамындагы агачтан төзелгән бер йортка ут капкан.   Бу хакта янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр иткәннәр.

Вакыйга урынына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, БР гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән.

Янгын  калдыкларын барлаганда  1943 һәм 1946 елларда туган ир һәм хатын-кызның үле гәүдәләре  табылган.

Янгын сәбәпләрен   тикшерү һәм ачыклау  белән оператив төркем шөгыльләнә. Урында махсус лаборатория эшли.

Мондый хәлләрне булдырмас өчен янгынга каршы тору хезмәте йортларны янгын чыгу турында искәртүче прибор белән җиһазларга кирәклеге турында тагын бер кабат искәртә.