Башкортстанда өч балалы гаилә кар астында калган

Башкортстанда 8, 7 һәм 3 яшьлек өч баласы булган гаилә кар әсирлегендә калган.  

Казахстанда яшәүчеләр машинага утырып «Банное» дигән тау чаңгысы курортына юл тота. Әмма Абҗәлил районының Әлмөхәммәт авылы янында алар һава торышы начар булу сәбәпле, кар әсирлегендә калалар. Шәхси автомобильләре түбәгә кадәр кар белән каплана. Бу хакта БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Коткаручыларга пассажирларны табу өчен җиңел машинаны казып алырга туры килә. Аннары аларны каргизгеч машиналарда Сибайда коткару отрядына урнаштыралар. Бәхеткә, берәү дә зыян күрмәгән. Әлегә гаилә юлны дәвам итү өчен үз машинасының эвакуацияләнүен көтә, дип хәбәр итә чыганак.