Иске Балтачтагы “БАРС” түгәрәгендә булачак ил сакчылары тәрбияләнә

Романтик” яшүсмерләр клубының "БАРС” хәрби-патриотик түгәрәге җитәкчесе Тимур Әлфир улы ЗАРИПОВ безгә түгәрәк эшенең асылы, эш планнары турында сөйләде.

—Илнең заманча иҗтимагый үсеше милләтне рухи яктан яңадан тергезү бурычын куйды. Бу мәсьәлә яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендә аеруча актуаль. Бу проблеманы хәл итү күбесенчә рухи-әхлакый камилләштерү, үз халкының һәм илнең барлык халыкларының тарихи-мәдәни мирасына хөрмәт итү зарурлыгына бәйле. Үсеп килүче буынга патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү программасы бүгенге сәясәттә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2011—2015 елларга Русия гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча дәүләт программасын һәм республика программасын кабул итү шуның мисалы.

Бу программалар чикләрендә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча район чаралары планы эшләнде. “Романтик” яшүсмерләр клубы базасында “БАРС” хәрби-патриотик түгәрәге эшли.

—Тимур Әлфирович, түгәрәк эшенең бурычлары турында аныклабрак сөйләп үтегез әле...

—Түгәрәк укучылар мәнфәгатьләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә һәм түбәндәге бурычларны үтәүне  тәэмин итә:

- яшьләрнең хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашуы;

- Ватан һәм туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү;

– Русия хәрбиләренең иң яхшы традицияләрен тапшыру һәм үстерү;

– хәрби-гамәли осталык һәм күнекмәләр алу;

- үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплылык, тәртип, үтәүчәнлек, экстремаль хәлләрдә эшләргә әзерлек тәрбияләү.

Җитәкче дәресләрдә кадетларга " сез "гә генә мөрәҗәгать итә.

—Дәресләр нәрсәләргә нигезләнә?

- Атуның теоретик нигезләре һәм пневматик винтовка өлешләренең һәм механизмнарының үзара бәйләнешен өйрәнү.

- Строй стойкасы, урында борылышлар, хәрәкәттәге борылышлар, стройдагы адым, аягүрә басып чыгу, доклад.

- Калашников автоматын сүтеп кору.

- Пневматик  винтовкадан ату.

- Беренче медицина ярдәме күрсәтү.

—Укыту программасында ниләр каралган?

—Программаның әлеге бүлеге буенча дәресләр, җанлы әңгәмәләр, плакатлар, альбомнар, схемалар, картиналар, уку CD һәм DVD фильмнары, видеофильмнар, документаль фильмнардан өзекләр, башка күрсәтмә әсбаплар һәм техник чаралар кулланып үткәрелә.

Район мәгариф бүлеге, мәгариф учреждениеләре, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге, районның җәмәгать оешмалары белән берлектә төрле мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары үткәрелә.

—Үткәрелгән чараларда егетләр-кызларның актив катнашуына тукталып үтсәгез иде...

— Ел саен ике тапкыр хәрби хезмәткә чакырылучы көннәре үткәрелә. Чара тантаналы өлештән, концерттан һәм хәрби-спорт ярышларыннан тора. Бу чарада шулай ук балигъ булмаганнар да катнаша, аларның призывникларга юл теләкләре һәм концерт номерлары белән;

- Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан муниципаль районда ел саен “Ветеранга хат”, “Хәтер шәме”, “Язгы игелек атнасы” — ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә шефлык итү акцияләре үткәрелә.

- Мәктәп җәйге каникуллары вакытында “Патриот" патриотик мәйданчыгы үткәрелә.

- Традицион рәвештә ел саен үткәрелә торган “Георгий тасмасы” акциясе. Районның белем бирү учреждениеләре укучылары, “Романтик” яшүсмерләр клубы һәм “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары, “БАРС” хәрби-патриотик түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр. Район халкына 2000нән артык Георгий тасмасы таратылды.

—Түгәрәккә йөргән үсмерләрнең хәрби хезмәткә барырга теләге зурмы?

  —Әйе. Алар үзләрен шуңа әзерлиләр. Түгәрәкнең максатлары һәм бурычлары да тәрбияләнүчеләрне хәрби хезмәткә әзерләү юлы белән башкарыла. Ә инде түгәрәк эшчәнлегенең төп максатлары:

-егетләрне Русия армиясе сафларында хезмәт итүгә, хәрби уку йортларына укырга керүгә әзерләү;

- укучыларны хәрби-гамәли спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

-хәвефсезлек һәм тормыш эшчәнлеге нигезләрен гамәли өйрәтү,

- Ватанга тугрылык, гражданлык аңы, кешеләргә карата гуманлы мөнәсәбәт, үз иленең сугышчан үткәненә, хезмәткә хөрмәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыру.

-ай саен ветераннарга шефлык ярдәме күрсәтелүе дә булачак Ватан сакчылары күңелендә патриотлык хисе тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын!#впкбарс#юнармейскийотряд_защитник

#Балтачевскийрайон