ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫНДА КАТНАШ!

19 Февраль, 2020 - 15:00

22 февраль көнне   Иске Балтач   башлангыч мәктәбенең чаңгы трассасында     ярышлар үтә.  Ул Туринда үткән паралимпия уеннарының ике алтын медале, паралимпия уеннарының чаңгы эстафетасының көмеш медале иясе Гарифуллин Рөстәм Рәфис улы истәлегенә багышланган чара. Шулай ук  XXXVIII бөтенрусия массакуләм чаңгы ярышлары хуплау билгесе дә.

Ярышларда авыл биләмәләре халкы, предприятие, оешма, уку учреждениеләре  хезмәткәрләре,  укучылар катнаша.  Мәктәп укучыларыннан башлап 60 яшьтән өлкәнрәк категориядәге катнашучылар  9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатьтә кадәр регистрация үтәргә тиешләр..

Башлана 10.00 сәгатьтә.