Балтачта кибеткә кереп азык-төлек урлаган…

Башкортстанның Балтач районара суды Русия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.27 статьясы 1 өлеш буенча административ хокук бозу турындагы материалны тикшерде.

Н. яшерен рәвештә, кеше милкен урлау һәм законсыз баю максаты белән, кибет хезмәткәрләренең игътибарсызлыгыннан файдаланып, азык-төлек продуктларын урлый.

Югарыда телгә алынган кодексның 7.27 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, бәясе бер мең сумнан артмаган чит милекне вак урлау, урлашу, мошенниклык, үзләштерү яки югалту юлы белән, 158 статьясындагы икенче, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 158.1 статьясында, 159.1 статьясындагы икенче, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 159.2 статьясындагы икенче, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 159.3 статьясындагы икенче, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 159.5 статьясындагы икенче, өченче һәм дүртенче өлешләрендә, 159.5, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.6 статьясындагы өченче һәм дүртенче өлешләрендә һәм 160 статьясындагы икенче һәм өченче өлешләрендә урланган милекнең биш тапкыр бәясенә кадәр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, я илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 29.9, 29.10 статьяларына таянып, Н. Шушы кодексның 7.27 статьясы 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа 5 (биш) тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнде.

Карар законлы көченә кермәгән.

Фларида Саляхова, судья ярдәмчесе.

    Фото:  sterlitamak.ru