Республикада һәм районда ОРВИ белән чирләүчеләр күбәя

19 Февраль, 2020 - 12:00

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр күбәя.   Балтач районында исә грипп теркәлмәгән. Ә ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта бара. 14 февральгә кадәр  булган мәгълүмат буенча 158 очрак теркәлгән, шул исәптән 118 бала. Үзәк район больницасы эпидемиологы Расхат Искәндәров әйтүенчә, чикләү чарасы итеп больница буенча карантин режимы кертелгән. Үткән атнада республикада, 10 февральдән 16сына кадәр,  41 133 кеше авырып киткән, күпчелеге балалар – 26 меңдән артык очрак. Республика Роспотребнадзор идарәлег шундый мәгълүматлар китерә.

Кискен респиратор вирус инфекциясе буенча эпидемия чиге 70% күтәрелгән, моннан алдагы азна белән сагыштырганда 12,5% арткан.

Уфада якынча диагнозлар буенча 11 979 грипп һәм ОРВИ белән чирләү очрагы теркәлгән, шул исәптән балаларза – 6 471 осрак.

«Лаборатор тикшеренүләрдә чирлеләрдә грипп һәм грипп этиологиясенә карамаган вируслар барлыгы ачыкланган», — дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегендә.