Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә “Күтәрел!” проекты тормышка ашырыла

19 Февраль, 2020 - 12:00

Башкортстанның “Күтәрел!” төбәк мәгариф проекты тормышка ашырылачак 71 мәгариф учреждениесе исемлегендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе дә бар.

Белем учагының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раиль Әхмәтов белдерүенчә, мәктәпкә өстәмә модульләр белән “кейс 10” дип аталган проект тәкъдим ителгән. Ул 10нчы сыйныф укучыларына исәпләнгән һәм дүрт юнәлештә гамәлгә ашырыла. Беренче юнәлеш: “Иркен сөйләш” — инглиз телен тирәнтен өйрәнүне үз эченә ала. Икенчесе - “Шахмат уйнарга өйрән”, өченчесе — “Спорт белән дус бул”. Өченче юнәлеш —“Интерактив башкорт теле”. Соңгысында укучылар башкорт телен тирәнтен өйрәнәләр.  Инглиз телен белгеч Эльза Вәлинурова, шахмат серләренә тренер Фәнгать Гәрәев өйрәтә. Спорт белән дус үсмерләр Эрик Исиметов җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Фиолида Глимҗанова өстәмә рәвештә башкорт теле дәресләрен алып бара.

Икенче юнәлеш “Сәламәт елмаю” дип атала. Анысы белем учагында стоматология кабинеты булдыруга кагыла. Ул хакта алдагы көннәрдә сайтыбызда хәбәр итәрбез.

Раиль Гатуфович әйтүенчә, алдагы елда белем учагында “кейс 11”  проекты тормышка ашырылачак.

Төрле юнәлешләрдә дәресләрдән тыш өстәмә белем бирү балаларның хәтерен яхшыртуны, баш минең ике ярымшарын да эшләтүне, сәламәтлек торышын яхшыртуны, телләр буенча коммуникатив лингвокультурологик компетенция булдыруны күз уңында тота.

Хәтергә төшереп үтик: “Мәгариф” милли проекты Федераль проекты һәм программалар чикләрендә “Заманча мәктәп”, “Һәр укучының уңышы”, “Һәр укучыга яңа мөмкинлекләр” кебек федераль проектлар тормышка ашырыла.

Ә 2019 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләрендә “Күтәрел!” дигән мәгариф проекты кертелде. Яңа проект өлкән сыйныф укучыларының бар яклап та үсешкән, социаль юнәлешле шәхесләр булып формалашуына, шәхси тормышка ныклы әзерлек белән килеп, киләчәктә үз-үзләрен табуына юнәлтелгән. #регпроекты#региональныепроекты

Раиль Әхмәтов фотолары.