Балтачлылар, белеп калыгыз, хезмәт хакын конвертта алучыларга кредит бирелмәячәк

19 Февраль, 2020 - 12:00

Балтачлылар, “соры хезмәт хакы” алырга ризалашмагыз.  Хезмәт хакын конвертта алучыларга кредит бирелмәячәк.

                                  

Русиядә  25 миллионга якын  кеше  кредит алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Алар  - тулысынча яки өлешчә "соры хезмәт хакы"     алучылар.

Банкларга потенциаль заемчыларның салым хезмәте аша керемнәрен белергә һәм клиентларның финанс мөмкинлекләре турында төгәлрәк мәгълүмат алырга рөхсәт итүче закон проекты  Дәүләт Думасына кертелгән.

Депутатлар әйтүенчә, хезмәт хакын конвертта алучыларга  кредит бөтенләй бирелми,  шул ук  вакытта,  банк карары белән  заем югары ставка буенча тәкъдим ителергә мөмкин.