Балтачлыларга ерак юлга чыкмаска киңәш итәләр

Балтачлыларга ерак юлга чыкмаска киңәш итәләр. Чөнки алдагы сәгатьләрдә тотрыксыз һава шартлары өстенлек итә.

Юлларда һава шартларына бәйле хәл  катлаулы булуын исәпкә алып ЮХИДИ махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Республика юлларында һава шартларының начараюы күзәтелә. Республиканың күп   районнарында көчле   буран дәвам итә.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе метеорологик шартларның катлаулануы сәбәпле, барлык машина йөртүчеләргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга аварияләрне булдырмас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртеп мөрәҗәгать итә.

Машина йөртүчеләргә дистанцияне һәм тизлек режимын үтәргә, җәяүлеләр кичүе  тирәсендә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Җәяүлеләрнең дә игътибарлы булуын сорыйлар.

Юлларда штаттан тыш хәлләр килеп  чыкканда  ЮХИДИнең  деңур хезмәте телефоннарына: 235-84-02;  233-27-31 шалтыратырга мөмкин.