Балтачта ата-аналар БДИ тапшыра

Балтачта  “Ата-аналарның БДИ тапшыру” көне Бөтенрусия акциясе” нә кушылдылар. #региональныепроекты, #образорвание

Уен-имтиханда катнашу ирекле. Анда башлыча быел урта мәктәпне тәмамлаячак балаларның ата-аналары чакырылды.

Ата-аналарның БДИ тапшыру пункты сыйфатында Иске Балтач авылының 1нче санлы урта мәктәбе билгеләнгән.   Имтиханга килгәннәр мәктәпне тәмамлаучыны көткән барлык каршылыкларны үзендә сыный.  Ул да булса, металл әйберләрне ачыклау детекторы аша узу. Камералар күзәтүе астында тест биремнәренә җавап бирү... Кыскасы,  ата-аналар БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныша.

Уен-имтихан 10:00 сәгатьтә башланды. Ул бер   сәгать дәвам итәчәк.  Истәлек һәм Дан елына багышлап  оештырылган  уен-имтиханда ата-аналар тарих фәненнән белемнәрен сынап караячак.