Тушкыр китапханәсенә кошлар җанлы укучылар йөри

17 Февраль, 2020 - 18:00

Тушкыр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кошлар - табигать санитарлары" дигән девиз астында экологик дәрес үткәрелгән.

Бу көнне алар өчен М. Мораталиевның "Кара кош", А. Котыевның "Сыерчыклар кайта", В. Бианкиның “Лесные домишки", Р. Нигъмәтуллинның "Урман музыканттары", М. Горькийның "Воробьишко" һәм башка  китапларга күзәтү оештырылган.

Чара барышында балалар үзләренә ошаган кошлар өчен җимлекләр ясаганнар.