Балтачлылар өчен бу атна өч көн ял белән тәмамлана

Балтачлыларны бу атна ахырында, Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү  сәбәпле,  өч көнлек ял көтә.

Бу атна ахырында барлык россиялеләрне Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү Русиянең  Хезмәт министрлыгы белдерүенчә, , быел 23 февраль бәйрәм көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял дүшәмбегә күчерелә. Киләсе эш атнасы кыска булачак , ягъни  эш атнасы һәм сишәмбе, 25 февральдә генә башлана.

Ватанны саклаучылар көне СССР чорыннан ук билгеләп үтелә, аны беренче тапкыр 1919 елда бәйрәм итәләр — ул чакта ул Кызыл Армия көне дип атала, ә 1946 елдан Совет Армиясе көне буларак билгеләнә. Өч елдан соң аны Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне итеп үзгәртәләр.  Союз таркалганчы бу бәйрәм шул исем астында  билгеләнә.